Декрет ялындагы әниләрне маникюр ясау осталыгына бушлай өйрәтәләр

Казанда өч яшькә кадәрге бала карау ялында булган хатын-кызлар өчен «Маникюр буенча белгеч» юнәлеше буенча укыту курслары ачыла. Курска язылу өчен хатын-кызларның хезмәт мөнәсәбәтләрендә торуы һәм даими шәһәр пропискасы булуы таләп ителә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 ай дәвам итәчәк бушлай укыту көндезге формада үткәрелә.

Курсларга юллама алу өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

хезмәт кенәгәсенең таныкланган күчермәсе,
эш бирүчедән өч яшькә кадәр бала карау ялында булу турында белешмә,
баланың тууы турында таныклыгы күчермәсе,
белем дәрәҗәсе турында документ күчермәсе,
шәхси (персоналаштырылган) исәпкә алу системасында (СНИЛС) теркәлүне раслый торган документ күчермәсе.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен шәһәрлеләр Казан мәшгульлек үзәгенә түбәндәге адрес буенча: Декабристлар урамы, 81а, 508 каб., яисә +7(843)562-48-09 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала


Фикер өстәү