Владимир Путин: «Минем оныкларым бар, алар шундый татлылар»

Россия Президенты Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсы ахырында кумирлары, гаиләсе, шәхси тормышы, яшьлек дуслары турында сөйләгән.

Путинның югары сыйныфларда укыганда икенче бөтендөнья сугышында катнашкан совет разведчигы Рихард Зоргега охшыйсы килгән булган.

Әңгәмәдә ул балаларының фән белән шөгыльләнүләре, ике кызы һәм оныклары өчен авторитет булуы хакында да сөйләгән. Оныкларының төгәл саны турында ул әйтергә теләмәгән.
– Алар әле кечкенә. Аларның ничә икәнен нигә тәгаенләргә? Мин әйттем бит: оныкларым бар, мин бәхетле, алар бик әйбәтләр, шундый татлылар, — дигән.

Гаиләсе турындагы мәгълүматны ачып салмавын ул аларның куркынычсызлыгы белән бәйле булуын әйткән.

Владимир Путинга студент елларындагы дуслары еш кына аның үзгәрмәве хакында әйтәләр икән.
– Минемчә, мин кешелек сыйфатларын саклап кала алам, — дип искәрткән ул.


Фикер өстәү