60 яшьлегенә Сәвәләйдә чиркәү төзи башлаган Виталий Агапов: «Көчем җитәрме икән?»

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов туган авылы Сәвәләйдә чиркәү сала икән. Зәйгә килгәч, моны белә торып, җырчының үзен дә күрми китү дөрес булмас, дидек. Аның белән шушы чиркәү янында төзелеш турында да, хәзерге вазгыять, эстрада турында да гәп корып алдык.

Чиркәүне авылдашларга бүләк буларак һәм үзегезнең 60 яшьлегегезгә атап төзисез икән, Виталий абый.

– Шулайрак булды шул. Коронавирус пандемиясе бөтен дөньяга зур үзгәрешләр кертте, артистлар тормышын да урап узмады. Мин моны Ходайдан бер сынау дип тә әйтәм. Минем 48ләп концертым туктатылды, күчерелде. Алла бабай, иҗат эшләрен туктатып торып, адарынган эшеңне эшлә, дигән шикелле булды. Туган авылыма, авылдашларыма Ходай йорты бүләк итү теләге 2019 елның июнь аенда, авылыбызда уза торган Боламык бәйрәменнән соң туган иде. Әмма теләк – бер нәрсә, ә мөмкинлек – икенче нәрсә. «Көчем җитәрме икән? Халык алдында оятка калмаммы, алар кушылырмы?» дигән уйлар баштан чыкмады. 2019 елның октябрь аенда бура ясату турында килешү төзелде. Әлбәттә, бу халык белән сөйләшмичә эшләнә торган эш түгел, халыкны җыеп, уртага салып сөйләштек, урынын сайладык. «Ходай йорты кирәкме соң авылыбызга?» – дигән соравыма: «Кирәк, йөрибез», – дип гөрләште халык. Чиркәү урынына да очраклы җир сайланмады. Ул авылыбыз зираты каршында, чишмә буенда урнашачак. Күп гасырлар безнең туган-тумачаларыбыз, әби-бабаларыбыз шушы зиратка күмелгән, җир-ана куенында ята, үзебез дә – шунда барасы кешеләр, берәү дә зиратны урап узмаячак. «Мин бу чиркәүне Ходай ярдәме белән үзем генә дә төзеп, авылга, сезгә бүләк итә алам. Әмма аның кадере минем өчен генә булыр. Ә менә бергәләп, ил белән күтәрсәк, бу изге эшкә сез дә кушылсагыз, катнашсагыз, хәлегездән, күңелегездән килгәнчә көч кертсәгез, бу Ходай йорты барыбызга да кадерле булачак», – дидем. 7 майда бу изге, зур эшкә ныклап тотындык, чиркәү төзүне башладык. 400дән артык авылдашым көч кертеп өлгерде төзелешкә, соңгысы булмас дип уйлыйм. Кемдер акчалата булышты, кемдер физик көч, техника белән ярдәм итте, кемдер материалларын кайтартты, осталарны ашатты, буяу эшләрендә катнашты. Үзем дә гел монда, иртәдән төнгә хәтле төзелештә. Чиркәүгә киткән чыгымнарның 45 процентын авыл халкы күтәрде. Мин авылдашларымнан канәгать. Изге эшкә кушылганнары өчен рәхмәт. Ә безнең чиркәү Изге Тынның иңүе хөрмәтенә булачак, исеме дә шулай яңгырый. Киләсе елның Тройсын бәйрәменең икенче көнендә ачылачак, Алла боерса.

Чиркәүдә атакай булып торырлык кеше бармы соң?

– Иман ул ана телендә укылып, ана телендә яңгырарга тиеш, шул чагында аның көче бермә-бер арта. Бу барлык диннәргә дә кагыла. Булачак чиркәүгә Максим атакай билгеләнгән. Телне белми әле. Әмма иң мөһиме: теләге бар.

Эстрада турында сорыйк әле сездән. Ул нәрсә югалтты?

– Татарлыгын югалтты. Күпме генә яңалыклар кертсәң дә, аның нигезе булмаса, ул бетә. Әйтик, футболны кара тәнле кеше дә уйный, татар да, урыс та, керәшен дә. Әмма кара тәнле кеше татарча да, урысча да, керәшенчә дә җырлый алмый. Үзеңнеке кирәк. Безнең бүгенге татар эстрадасын Татарстан эстрадасы дип атасак, дөресрәк булыр. Мин, мәсәлән, башка милләт вәкиле сәхнәдә тырыша-тырыша татарча җырласа, сөенер идем. Әмма сәхнәдә кайбер җырчыларның татар булып та, татарча башка милләт вәкилләре кебек җырлавы мине бик көендерә… Килешми дә, ошамый да бу миңа.

Сез тормышта оптимистмы?

– Минме? Мин – оптимист-прогрессист.

Чулпан Гарифуллина

Автор фотолары


Фикер өстәү