Татарстан коронавируска каршы көрәш буенча алдынгы төбәкләр унлыгына кергән

Татарстан коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча илнең алдынгы 10 төбәге исемлегенә кергән. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы аналитиклары хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус йоктыручыларның артуы әллә ни сизелерлек түгел, шунлыктан бүгенге көндә төбәктә катгый чикләү чаралары кертү өчен алшартлар юк», — диелә агентлык хәбәрендә.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы теркәлгән. Яңадан чикләүләр кертелмәсен өчен Татарстанда җәмәгать урыннарында битлек кию һәм социаль дистанция саклау таләп ителә.


Фикер өстәү