Оят качу –  тилелек билгесеме?

26 сентябрь көнне Америка Президенты Трамп Югары судка гомерлек казый вазыйфасын башкару өчен 48 яшьлек Эми Кони Барретт кандидатурасын тәкъдим итте.

Баррет – хрис­тиан диненең католик тармагы вәкиле, консерватор. Әлегә ул сайланмаган, әмма закон чыгаручы органда республикачылар өстенлектә булу сәбәпле, казый мантиясен киячәге шикләндерми. АКШның үзендә Трамп карашларын уртаклашкан хатынның судья булачагы зур көрәш һәм бәхәсләр тудырды. Моңа гаҗәп­ләнергә кирәкми, чөнки сайлау нәтиҗәләре бәхәсле булса, аңа соңгы ноктаны Югары суд куячак. Шуңа күрә демократлар иске карашлы хатын-кызның судья булуына теш-тырнаклары белән карышалар. Хәзерге либераль идея тарафдарлары өчен Баррет тагын бер ягы белән куркыныч: ул абортларга каршы. Әмма Эми ханым нечкә нервлы американнарны: «Карашларым эшемдә чагылмаячак», – дип тынычландыра. Ләкин бит либераллар бер Америкада гына түгел, Россиядә дә бик нык үрчеделәр. Либераль идеянең нигезендә кеше ирекле, ни теләсә, шуны эшли ала дигән фикер ята. Бөтен бозык­лыкларга да юл ача бу идея. Хәзер Көнбатышта бер җенесле гаиләләр генә түгел, хайваннар белән никах, хәтта җансыз предметлар белән мәхәббәт тә киң тарала башлаган икән, болар барысы да –  либераль хөрлек җимеш­ләре. Кеше, билгеле, качып кына җүләрләнә ала. Әйтик, ноутбукка сөю хисләре белән яна икән, мәхәббәтен аңлатып саташа ала. Әмма шул саташуны ЗАГСка гариза бирү дәрәҗәсенә күтәреп, никахның теркәлүен таләп итә башласа, нормаль җәмгыятьләрдә нишлиләр? Әйе, психиатрик клиникага юллыйлар адәм баласын. Тик либераль җәмгыять алай түгел. Хәзерге матбугат, авыз суын корытып, серле мәхәббәтне пропагандалый башлый. Кешенең иреге һәм хакы бар дип саный чөнки. Тели икән, пошига хатын була, теләсә, диван белән никахын рәсмиләштерә. Рәсмиләштерә алмаса, тавыш чыга. Җәмәгатьчелек бу очракта, ирекләре кысыла, дип шаулаша.

Менә Америкада Баррет ханым казый булырга җыена бит әле. Россияле либералларның берсе бу уңайдан «Фейсбук»та зур пошыну белдерде: «Хәзер Америкада абортларны һәм бер җенесле гаиләләрне тыярлар инде», – дип хәсрәт ташып торган юллар язды. Абортлар мәсьәләсенә килсәк, алар турында элекке Америка Президенты мәрхүм Рональд Рейган бик кызык итеп: «Мин бер нәрсәгә игътибар итәм: аборт яклыларның барысы да – туарга өлгергән кешеләр», – дигән иде. Искәртик: Трамп та бу мәсьәләдә Рейган фикерен куәтләвен белдерә. Аннан соң АКШның кайбер штатларында бала үтерү закон тарафыннан тыелды. Яшиләр ул штатларда да, берни дә җимерелмәде, тормыш үз эзе белән белән баруын дәвам итә. Яхшырак та дәвам итәдер әле, мөгаен. Ә болай хәзерге белемнәр белән бала табарга теләмәгән кешеләргә аборттан башка да баласыз яшәүнең мең дә бер ысулы бар, һәм аборт хокукы мәсьәләсенең әледән-әле куертылып торуы –  шулай ук саташуның бер билгесе генә.

Җенси азчылык вәкилләре дә бар бит әле. Алар бик күптәннән, ерак тарихлардан бирле киләләр. Егерменче гасыр ахырларына кадәр барлык җәмгыятьләрдә дә андый хәл гаепләнә, бозыклык галәмәте буларак санала иде. Әйтик, безнең яшьлектә кем дә булса үзенең «зәңгәр» булуын кычкырып әйтсә, моңа шаккатырлар, тел шартлатырлар иде. Хәзерге яшь буын бу хакта белми, психик тайпылыш дәрәҗәсенә җиткән ул кыешлыкны табигый дип уйлый. ЛГБТ вәкилләренә гадәти бер кешеләр дип карый, ике хатынның никах теркәп бергә яшәвендә яисә ирләр белән ирләрнең сөешүендә бернинди дә гайре табигыйлык күрми. Менә бит пропаганда миләрне ничек үзгәртә! Сәнгать алымнары ярдәмендә бик нечкә итеп алып барылган пропаганда турында бара сүз. Хәзер бит сәнгатьтә шундый тармаклар бар: гей яисә лесбиянка булмасаң, аларда карьера ясау мөмкин түгел. «Оскар» премиясенә дәгъва итүчеләргә хәзер яңа таләпләр куела. Ул таләпләр арасында ЛГБТ вәкилләрен сюжетка кертүнең мәҗбүрилеге турындагысы да бар. Шул мәсьәләдә әле соңгы көннәрдә генә «Фейсбук»та кечкенә генә бәхәс тә булып алды. Татар гимназиясен тәмамлап, Америкада ай-ти өлкәдә эшләүче бер «продвинутый» егет АКШ җәмгыятендә фәләнчә процент җенси азчылык вәкилләре барлыгын әйтеп, сәнгать тормышны сурәтләргә тиеш дигән фикер уздырды. Ягъни тормышта лесбиянкалар бар икән, хәтта процентлары да зур икән, нигә аларны калку итеп сурәтләмәскә? Әлбәттә, язучы, сценарист яисә режиссер, теләсә, юләрләр йорты турында сәнгать әсәре дә тудыра ала (тормышта алар да бар бит). Әмма килешик, ул беркайчан да (сәламәт акыллы булса дип өстик инде) тилелекне идеал дип санап, байрак итеп күтәрмәячәк. Хәзеге сәнгатьтә исә җенси азчылык вәкилләре үзләрен эталон итеп кую таләбе белән чыгалар. Алай гынамы, алар хәтта, сәясәткә актив катнашып, үзләрен башкалар белән тигез дип кенә түгел, өстен дип игълан итәргә тартышалар һәм шактый гына уңышларга да ирешәләр. Менә шуларның фикерләре безнең теге «уңышлы» яшьләрнең баш миенә орлык булып чәчелә дә тирән тамырлар җибәрә башлый. Азгынлыкның таралуы һәм өстенлек алуы рәсми куәтләү һәм ярдәмнән файдаланганда, бик җиңел хәл ителә. Әлегә, мөгаен, либераль идея тарафдарларының байтагы үз улларын яисә кызларын сексуаль азчылык вәкилләре итеп күрергә теләмиләрдер дип уйлыйк инде. Ләкин эшләр хәзерге юнәлештә дәвам итсә, оныклар тудырырлык кешеләр дә калмас­ка ихтимал бит. Тилерү нәтиҗәсендә кешелек җәмгыяте үзенең финалына бик тиз килеп җитә ала. Демографик куркынычсызлык институты директоры Ирина Медведева: «Без тупас психиатрик симптомнар – нәкъ менә чын психиатриягә караган билгеләр эталон һәм мода дип тәкъдим ителгән җәмгыятьтә яшибез», – дип бик дөрес әйтә. Аның фикеренчә, психик зыян салу – тилелекне йоктыру махсус эшләнә. Башта ул «җенси тәрбия» дигән исем астында яисә башка берәр зыянсыз дип саналган төргәккә төрелеп бирелә. Агулы һәм зыянлы психик вируслар «гуманизм, кеше хокуклары» язуы астында таратыла. Балаларга һәм яшьләргә бик тиз йога андый нәрсәләр. Кеше, яшь кеше, ертык оек, тишек джинсы киеп йөрүне мода дип кабул итә, өстенлек билгесе дип саный башлый. Психиатрия исә боларны авыр психик тайпылышка кертә икән. Психиатрик хастаханәләрдә авыру тарихында шундый графа бар дип әйтәләр: авыруның пөхтәлеге. Төрле азгынлык тайпылышлары (аларга телевизордан йокы бүлмәсендә ниләр баруын күрсәтү һәм карап утыру да керә) психопатологиянең состав өлеше булып тора. Бу тайпылышлар хәзер бит инде әләм булып җилферди, җәмгыятьнең идеалы иттерелә. Болар барысы да – җәмгыятьне һәлакәткә алып бара торган нәрсәләр. Психиатрлар тик торганда гына, оят югалу – шизофрения билгесе, дип әйтми­ләр. Хәтта Зигмунд Фрейд ук: «Оятның тулысынча юкка чыгуы – ахмаклыкның беренче билгесе», – дигән.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү