«Тау асты байлары» ни хәлдә?

Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы турында сүзебез. Дөрес, Түбән Кама сусаклагычы сафка баскан заманда ул өскәрәк күчерелгән. «Авылның үз урыны искиткеч матур иде», – дип сагынып искә алалар өлкән яшьтәгеләр. Бу, әлбәттә инде, хәзер начаррак дигән сүз түгел. Хикмәт урында гына түгел бит. Үзләре әйтмешли, «тау асты байлары» игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүдән тыш, һәрберсе диярлек берәр һөнәргә ия булып, гөр килеп яшәп яталар. Монда берәү иске сәгатьләр төзәтү белән мавыкса, икенчеләре көянтә ясау эшенә керешкән. Өченчеләре… Хәер, көтмәгәндә, уйламаганда берәр «мөгез» чыгарырга аларга гына куш инде.

Сәпидтә – сайлауга…

Шул җәһәттән сайлау көне дә эзсез үтмәгән. Авыл буйлап велосипедта йөреш үткәргәннәр. Алдан уйланылмаган да ул үзе. Өч тәгәрмәчле велосипед хуҗасы Мәсрүрә Шәрипова зур горурлык белән сайлау участогына бара икән. Көн кояшлы, юллар шәп, кәефләр бәйрәмчә. Авылдашларына «ат»ын күрсәтеп кайтырга да җай чыккан. Менә шуннан башлана да инде. Аны күреп, башкалар да транспортын өстерәп чыга. Шулай итеп, сайлау көне велосипедта йөрешкә әйләнеп китә. «Бәләкәй чактан ук велосипедта йөрергә яратсам да, сайлау кадәр сайлауга болай юлга кузгалганым юк иде әле. Бу өч тәгәрмәчле велосипедны алганга 3 ел була инде. Ә үзем 35 ел буена  фермада бозаулар тәрбияләдем, бүген лаеклы ялда. Хәзер рәхәтләнеп велосипедта йөрергә дә була. Вакыт күп», – ди Мәсрүрә ханым.

Көлтә бәйрәме

Әбәд төенчеге… Умачлы аш… Бала арбасы… Әби-бабайларның басуда эшләп йөргәннәре исенә төшкәндер, мөгаен. Боларның барысын да инде менә 2004 елдан үткәрелеп килә торган Көлтә бәйрәмендә күрергә була. Быел аны Түбән Тәкермән, Тулбай, Исәнгол, Түбән Юшады, Калтак авыллары белән әзерләгәннәр. «Районыбызның төрле милләт халыклары белән бергәләп, кемдә бу бәйрәм ничек үткәрелгән – шуны күрер өчен бер басуга җыелдык. Башта әби-бабайлардан бөтен нечкәлекләрен сораштырдык. Үзебез белгәннәрне балаларга, оныкларга тапшырасы килә бит. Бу бәйрәмне үткәрүебез дә шушы максаттан», – диләр авылда. Чыннан да, әмәленә китерәләр. Әбиләр, борынгы гореф-гадәтләр буенча, кичтән арыш басуына барып, көлтә бәйлиләр. Үзләре әйтмешли, бу эш аларга яшәү дәрте өсти хәтта. Ә икенче көнне, замананың инде күптән үзгәрүенә ишарә ясап, комбайннар парады үткәрелә. Бу бәйрәмгә исә көлтәләр салынган ат арбаларына утырып, гармуннар сузып, җырлап баралар.

«Нур» яктылыкка илтә…

Мондый чараларның башы, әлбәттә инде, авылның мәдәният йортына килеп тоташа.  Шулай да баш режиссер булгач, Мөслимә Гайниева белән беренче чиратта театр хакында сөйләштек.  2001 елда балалар өчен оешкан театр, яшүсмерләргә күчеп, аннан бөтенләй өлкәннәрнеке булып киткән. 2007 елда халык театры исеменә лаек булган.

– Ел саен «Идел-йорт» фестивалендә катнашабыз. 2017 елда республика буенча 3 нче урынны яуладык. Узган ел Данил Салиховның «Капчыктагы Мәгъфия» комедиясен сәхнәләштердек. Халык драмага караганда комедияне ярата икән дигән фикергә килдем. Бармаган район, авыл калмады. Халык бик хуплап каршы алды. Быел Сәет Шәкуровның «Тол хатыннар… Тол кызлар» спектаклен онлайн форматта эшләп, бәйгегә җибәрдек. Әсәрне сайлаганда Җиңүнең 75 еллыгын күздә тоттык. Спектакльне эшләве бик авыр булды. Темасы да катлаулы. Спектакльдә сугыш чорында авылдагы хатын-кызлар җилкәсенә төшкән авыр хезмәт сурәтләнә. Дөньясы да болганчык вакыт бит.  Шулай да җиңеп чыктык. Шушы спектакль белән быелгы сезонны ачып җибәрергә исәп, – ди Мөслимә Гайниева.

Ык буе авыллары Сабан туен да онлайн форматта үткәргән алар. Башкортстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов үзе килеп чыккан. Шулай итеп, кунаклар да каршыларга туры килгән. Кунак дигәннән, «Әбиләрдә – кунакта» дигән яңа программа башлаганнар. Мәктәп балалары әбиләрнең серле сандыкларын ачтырып, андагы байлык белән танышып йөриләр. Рәхмәт йөзеннән концерт та куеп кайталар. Биючеләр Халыкара бию көнен дә билгеләп үткәннәр. Бу авылда бии белмәгән кеше юк, диләр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Логинова картын да, яшен дә бию серләренә өйрәткән. Укырга да яраталар монда. Татарстан китап нәшрияты оештырган әдәби марафонда ике кеше җиңү яулаган. Алар бу проект кысасында көн саен татар телендә әдәби әсәрләр укып, шуннан өзекләрне башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, үз сәхифәләренә куеп барганнар. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр арта бара икән. Менә шундый шөгыльләр «Туган телем – иркә гөлем» кебек кичәләр үткәрергә мөмкинлек бирә дә инде. Бер бәйрәмдә мең кичә кебек булып чыга ул. Кемдер үзәкләргә үтәрлек итеп җырлый, өлкәннәр җитешмәсә, театр төркеменә йөрүче балалар әкият тә уйнап күрсәтә, әбиләр күздән яшь чыгарырлык итеп мөнәҗәт суза. Кыскасы, һәркемгә дә эш җитә. Оештырырга гына кирәк.

Бу җәһәттән, Мөслимә ханым 25 ел бергә торган каенанасын да елмаеп кына искә төшереп алды. «Баштарак гел, җырлый да, бии дә белмисең, ничек клубта тоталар соң сине, дип гаҗәпләнә иде. Соңгы вакытларда гына аны-моны әйтмәде», – ди. Тулбай авылыннан килгән килененең сүз остасы булуы, шигырьләр язып, аны «Күңелем бураннары» дип аталган җыентык  итеп чыгаруы, олысын, кечесен оештыра белүе җитеп бетмидер дип уйлаган, күрәсең.

Үткәннәрне онытмыйлар

Авылның бар тарихы шулай ук мәдәният йортындагы музейда тупланган. Әллә нинди хатирәләргә бирелергә була монда. Идеология көчле заманнарда атнага бер тапкыр колхоз активы (коммунистлары дип әйтик) политукуларга җыелган. Ул күбрәк китапханәләрдә үткән.  Аның җитәкчесе  укытучы  Мусин Хөсәен абый булган. Музейда аның кем килгәнен, кем килмәгәнен теркәп бара торган дәфтәре дә бар хәтта. Ул укуларда илдәге хәлләр, нинди үзгәрешләр көтелгәне хакында сөйләнгән. Берәрсе доклад та укый торган булган. Актив дип саналган кешеләр «Агитатор блокноты» да яздырып алган.

Элегрәк  елларда «Яңа юл» колхозы колхоз миллионер исемен йөртә. Бөтен тармак буенча алдынгы урында бара. Минзәлә район комитетының мәңгелеккә кала торган байрагы белән сигез колхоз бүләкләнә. Алар арасында «Яңа юл» да бар.  Колхозның алмалары  Халык казанышлары күргәзмәсендә урын ала. Бу бакчаның бер өлеше  бүгенгә кадәр сакланган.   Менә шушы вакыйгаларның барысын да мәдәният йортында эшләп килүче фольклор төркеме яңарта. Әлбәттә инде, бу күренеш өчен кып-кызыл, сусыл алмаларны бүген үстерәләр. Бүген терлек асраучы фермерлар янында, җиләк-җимеш, яшелчә үстерүчеләре дә байтак.  Кыскасы, үткәннәре дә сокланырлык, бүгенгесе дә мактанырлык «тау асты байлары»ның.

Фәния Әхмәтҗанова   

 


Фикер өстәү