8 октябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья күрү көне

Бу көн октябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә.  Аның максаты – «Күрү – 2020. Күрүгә хокук» дип аталган  сукыраюга каршы көрәш программасын тормышка ашыру. Бу көн  сукыраю, күрү сәләте бозылу, шундый кешеләрне тернәкләндерү проблемаларына игътибарны юнәлтү өчен үткәрелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы  мәгълүматларына караганда, дөньяда 280 миллион кешенең күрү сәләте бозылган. Шуларның 40 миллионы сукыраерга мөмкин, ә 240 миллионнан артыгы начар күрә.

Солженицынга – Нобель премиясе

50 ел элек (1970) Швеция корольлегенең фәннәр академиясе Александр Солженицынга  әдәбият буенча Нобель премиясе тапшыра. Бу вакыйгалардан  соң совет власте  тарафыннан  эзәрлекләнә башлый.  Язучының кулъязмалары тартып алына, китаплары юкка чыгарыла. Франциядә «Архипелаг ГУЛАГ» китабы басылу  – СССРдан куылуның төп сәбәбе була. 1974 елның 13 февралендә  аны совет гражданлыгыннан мәхрүм итәләр һәм илебездән җибәрәләр.  Эмиграциядә чагында Солженицын гаиләсе белән Швейцариядә яши. 1990 елның августында аңа СССР гражданлыгы кайтарыла, 1994 елның маенда  туган иленә кайта.

Алкоголь мәрәкәсе

53 ел элек (1967) Бөекбританиядә  беренче тапкыр машина йөртүчеләрнең канындагы алкоголь микъдарын регламентлаучы закон пәйда була.  Анда, кандагы алкоголь микъдары 0,8 промилле булырга мөмкин, диелә.  Ә машинада йөргәндә иң зур тизлек сәгатенә 70 миль (113 км тирәсе) дип тәгаенләнә.  10 ел үткәч, экспертлар исәпләвенчә,  бу закон  юлларда  6000нән артык кешене коткарып кала.

Микродулкынлы мич

75 ел элек (1945) беренче тапкыр  микродулкынлы мичне патентлыйлар.  Аны америкалы Перси Спансер уйлап таба.  Ул вакытта СВЧ-мичләрнең биеклеге 1,75 метр, авырлыгы 340 кг була. Аларны армиядәге ашханәләр һәм зур рестораннар өчен тәгаенлиләр. Кечкенәрәк мичләр 10 ел үткәч җитештерелә башлый.  Аларның бәясе 3000 доллар була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү