Казанның бер университеты тулысынча дистанцион укытуга күчә

А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, дистанцион укытуга күчә. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Санитар-эпидемиологик хәлнең начараюына җавап итеп, 2020 елның 12 октябреннән КНИТУ-КАИ укыту форматын үзгәртә. Лекция һәм семинар дәресләр дистанцион форматка күчәчәк, аларны үткәрү махсус технологик җиһазлар таләп итми», — диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта махсус җиһазлар таләп ителә торган лаборатория эшләре гадәти режимда дәвам итәчәк.

«Бу вакытлы чара. Университет эшләвен дәвам итә, укытучылар дистанцион технологияләрне кулланып дәресләр үткәрәчәк — һәм шул ук вакытта индивидуаль консультацияләр, беренче чиратта, курс проектлары график буенча алып барылачак. Институтлар һәм факультет, кафедра һәм университет администрацияләре гадәти режимда эшли», — дип өстәделәр вузда.


Фикер өстәү