Нурлыбанат Имамиевадан орлыклы төш РЕЦЕПТЫ

«Зәй» дигәч – орлыклы төш, «орлыклы төш» дигәч – Нурлыбанат апаны күздә тотасы икән! Шушы як сыен аннан да тәмлерәк итеп ясаучы юктыр ул, чын менә! Орлыклы (кортлы дип тә әйтәләр – ред.) төш кайчандыр Сабантуйларның иң зур сые, кунак табынының күрке саналган. Элек аны киндер орлыгыннан ясаганнар, хәзер – көнбагыштан. Имәнлебаш авылының нурлы әбисе Нурлыбанат апа Имамиева шушы тәм-томны ничек ясарга икәнен өйрәтте.

Кирәк:

8 йомырка (туңдыргычта өшетелгән),

0,5 кг көнбагыш,

2 аш кашыгы май, он, ат мае,

250 г  шикәр комы,

бал, тоз, чәй содасы (кашык очында гына).

Эш барышы.

Токмач камырыннан аз гына йомшаграк итеп камыр басабыз. Аннан соң камырны бүлеп-бүлеп, куна тактасында кул белән җәябез. 1 см киңлектә кисеп чыгабыз, кулда тәгәрәтеп, баулар ясыйбыз, кисәбез. Шарчык­лар чәкчәк әзерләгән кебек әзерләнә, кыскасы. Көнбагышны берничә кат юып, иттарткыч аша чыгарабыз. Сүрән утка май кыздырырга куябыз. Шуңа бераз эретелгән ат мае кушабыз. Майга төшләрне салабыз. Кызарганчы пешерәбез. Әзер булгач, дуршлагка алабыз. Әзер төшне бал һәм орлык белән болгатып, массаны түгәрәкләп, йомарлап, тәлинкәгә тезәбез.

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү