Сиңа ирешкән бәла – ул синең үзеңнән

10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне алдыннан дөнья матбугатында замана кешеләренең депрессиядән ничек интегүләре турында материаллар күп күренә башлый. Хәзерге җәмгыятьтә психиканың какшау дәрәҗәсе түшәмнәрне бәреп чыга. Статистиканы китереп тормыйк, күңел төшенкелеге туклыктан һәм муллыктан интегүче Көнбатыш җәмгыятьләрендә аеруча киң таралган.

Әлеге дә баягы ковид-19 белән бәйле матавыклар кешелек дөньясын тәмам тетрәтте: эшсезлек үсте, адәм балаларының иртәгесе көнгә ышанычы кимеде. Искә төшерик әле: язгы үзизоляция көннәрен күпләр ничек авыр кичерделәр. Бер файдасызга нервлар таушалды, гаиләләрдә сугыш чыкты, ирләр – хатынын, әти-әни – балалар бер-берсен күрә алмас хәлгә килде. Югыйсә шөкер итәрлек сәбәпләр күп иде: без әле ул чакта беребез дә чирләми идек, күпләрнең көтелмәгәндә буш вакытлары барлыкка килде, яңа мөмкинлекләр өчен форсат ачылды… Кадерен белеп тотканда, карантин атналары, күңел халәтен үзгәртеп, яңа сынауларга әзерләнергә зур шанс бирде.

Бер егетне күзәттем шул чакта. Ул эшләгән компания бөлде. Җитәкчеләр аңа эштән китәргә туры киләчәген ике-өч ай алдан хәбәр иттеләр. Шул айларда ул яңа эш эзләде. Һәм тапты да. Илле процентка күбрәк түләнә торган эш инде аны тегесеннән киткәнче үк көтеп тора иде. Дөрес, моның өчен профессиональ осталыкны үстерергә кирәк иде. Егет бөтен буш вакытын шуңа исраф итте. Хәзер күпчелек компанияләр түләүле ялны елга ике тапкыр бирәләр бит. Миннән болай да ун тапкыр күбрәк хезмәт ала торган танышым хәзерге вакытта түләүле ялга чыкты һәм ул ялны тагын да яхшырак түли торган икенче компаниягә урнашу өчен файдалана: осталыгын үстерә, чөнки яңа эштә таләпләр катгыйрак һәм югарырак.

Уйлап карасаң, безнең тормыш шундый баскычлардан торырга тиеш бит инде: хезмәт хакының азлыгыннан зарланып, матди кыенлыклардан интегеп яшисе урынга кеше яңа биеклекләр яулау турында уйларга тиеш. Безнең халык исә бер-берсеннән көнләшеп, хөкүмәтне тәнкыйтьләп, башкаларның малын күпсенеп, кара көнчелектән интегеп депрессия сазлыгына бата һәм киләчәккә булган мөмкинлекләрен һәм өметләрен югалта. Гаепне башкалардан эзләү тормышны җиңеләйтми, аны катлауландыра, бер кирәкмәгән конфликтларга тартып кертә. Аллаһы Тәгалә исә адәм балаларына килгән бәла-казаларның чыганагын бик аңлаешлы һәм ачык итеп күрсәтә: «… әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер (Хатыннар сурәсе, 79 аять). Әйе, син бүген тормыш авырлыкларыннан интегәсең икән, шартларны гаепли аласың: түрәләрне сүгеп була, илдәге законнарны каргау белән мәшгульләнергә дә мөмкинсең, җитәкчең белән судлаша аласың, физик мөмкинлекләрең чикләнгән дип, зар елый аласың, әмма яшәешнең Аллаһ тарафыннан урнаштырган канунын гына әйләнеп үтеп булмаячак: сиңа ирешкән бәла ул синең үзеңнән.

Әйтик, менә авыруга дучар булуны гына алып карыйк. Кем гимнастика белән шөгыльләнүдән аңлы рәвештә баш тартты, кем тәнен чыныктырасы урынга диванда телевизор карап ятты, зыяны шиксез булган ризыкларны бер дә талымлап тормыйча кем бүсә, кем караңгы уйлар белән туктаусыз күңелен бимазалый? Шуңа күрә чирләп киткәч, зарланудан файда юк. Зарлану савыгырга булышмый, чирне көчәйтә генә. Тормышта килгән барлык казаларны да ваемсызлык һәм ялкаулык сәбәпле үзебезгә үзебез чакырабыз. Бәла-казаның файдалы потенциалын куллана белмибез. Ә бит һәр уңышсызлык – тормышны үзгәртү өчен бик көчле мотиватор ул. Чын уңыш ияләре, тормышта зур биеклекләр яулаган затлар шуны яхшы аңлый. Мотивация буенча китаплар укыштыргалыйм мин. Беләсезме, уңыш сере турында язучылар күпчелек очракта Коръән хакыйкатен куллана, үз тәҗрибәләре белән Галәмнәр хуҗасы канун иткән тормыш нечкәлекләрен аңлауга ирешәләр чөнки. Менә бу язмага керешкәндә мин үз блокнотыма язып куйган бер цитатага игътибар иттем:«Мин даими рәвештә конфликтларга омтылдым. Һәм, кагыйдә буларак, аларны таптым. Вакытымның зур өлешен мин бүтәннәргә аларның хаксыз булуын исбатлау өчен исраф иттем. Әмма моның урынына миңа бәһасез вакытымны үземә үземнең хаксызлыгымны исбатлау өчен тотарга кирәк булган икән». Игътибар белән укып карасак: «Ниса» (Хатыннар) сурәсенең 79 аятен киңәйтеп аңлата бит автор: гаепне үзеңнән эзлә, ди.

Тормышны уңай якка үзгәртеп булмый дип уйлаучылар абсолют дәрәҗәдә ялгышалар. Әйтик, җәмгыятьтә яшәгән тәртипләрне үзгәртү бер кешенең генә көченнән килми. Әмма мотивация турында язучы барлык авторлар Аллаһы Тәгалә урнаштырган катгый икенче бер кагыйдә белән килешә: син бүтәннәрне үзгәртә алмыйсың, әмма үзеңне үзгәртә аласың, диләр. Синең дөньяң үзеңне үзгәрткәннән соң үзгәрәчәк. Кешеләр исә гадәттә үзгәрергә яратмыйлар һәм теләмиләр дә. Тормышта ниндидер текә борылыш ясау мөмкин түгел булып тоела күпчелек аңнарга. «Мөмкин түгел» дигән идеяне безнең башка вәсвәсә итеп шайтан сала. Тоннельнең теге башында яктылык юк дигән хаталы фикер – шайтанның алгы яктан һөҗүме ул. Барлык депрессияләрнең һәм стрессларның, хәтта суицидларның чишмә башында шул вәсвәсә ята. Иблис ул вәсвәсәне күп кенә очракларда җәмәгатьчелек фикере, нинди дә булса авторитетның сүзе рәвешендә сала. «Нәс» (Кешеләр) сурәсендә Аллаһы Тәгалә бу хакта да сөйли безгә: вәсвәсә салучылар арасында кешеләр дә барлыгын әйтә. Бер генә мисал китерик. Монти Робертс исемле бер бала мәктәптә укыганда, укытучы класска «Үскәч, кем булам» дигән темага инша язарга куша. Монти ике йөз гектар җирендә чиста нәселле чабыш атлары үрчетүче бизнесмен рәвешендә күзаллый үзенең киләчәген. Укытучы фәкыйрь гаиләдә үсүче малайның ул хыялын тормышка ашарлык түгел дип таба һәм «икеле» куя. Балага, югары билге алу өчен, бүтән инша язарга тәкъдим итә. Монти аңа: «Икеле»гезне үзегезгә калдырыгыз, мин үз хыялымны үземә калдырам», – дип җавап бирә. Ничек уйлыйсыз, ул үз хыялына ирешәме? Ирешә, әлбәттә.

Шуңа күрә шайтан «мөмкин түгел» дип вәсвәсә салганда, «вәсвәсәң үзеңә булсын» дип җавап бирегез. Кредитсыз бизнес ачарга мөмкин түгел, сәламәтлек булмаганда, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү – тормышка ашмаслык хыял дип санаучыларны аяксыз килеш бурычка бер тиен дә алмыйча бизнес ачып уңышка ирешкән һәм башкаларга булышып яшәүче кимендә бер кеше белән үзем таныштыра алам. Менә быел хаҗга бару мөмкинлеге бирелмәде бит халыкка. Бары тик Согуд корольлегендә яшәүче аз санлы кешеләр генә иреште ул бәхеткә. Әмма бер кеше башка илдән дә хаҗга барды, чөнки ул мөмкин түгел дигән сүзне ишетергә теләмәгән. Чик буена килеп җиткәч, корольлек түрәләренә максатына бернигә карамыйча атлаучы ул кешегә чикне ачарга туры килде. Ә бит, чынлыкта, башка илдән Мәккәгә үтеп керү мөмкин түгел иде быел. Бөек максат каршында барлык киртәләр дә алына.

Менә бүгенге татарлар арасында, туган телдә укып вузга кереп булмый, уңышка ирешү мөмкин түгел, дигән вәсвәсә пандемиясе таралган. Безнең балачакта барлык авыл балалары да татарча укыды. Русчаны белү такы-токы гына иде. Хәтерлим: болында урамдаш малайлар белән уйнаганда, бер баланың кулыннан ычкынган таяк икенче бер малайның күзенә барып тиде. Барыбызның да котын алган хәл булды ул. Кара кан аккан күзен учлап тоткан иптәшебез: «Күзсез калдым», – дип үкереп елый. Калганнар барыбыз да катып калдык. Ә таякны ыргыткан малай нишли? Ул да куркуда, әмма ул күңеленнән генә ант бирә: «Үскәч, хирург булам да Дамирга яңа күз куям», – ди. Медицина вузына керү ул чакта аеруча катлаулы иде. Әмма безнең чорда авыл мәктәбендә татарча белем алган балаларның байтагы ул мөмкин булмаслык дип саналган киртәне атлап чыкты. Зур максат куйган теге малай – хәзер инде тирә-юньгә даны таралган хирург. Дөрес, күз алыштырып мәшәкатьләнергә туры килмәде аңа. Күзе исән калды зыян күргән иптәшебезнең. Әмма шул мизгелдә стресс эчендә бирелгән ант бу дөньяга бер талантлы хирургны бирде.

Минем блокноттагы гаепне үзеңнән эзләргә кирәклеген әйткән юлларның авторы Джек Кэнфилд – уңыш кагыйдәләрен эшләп кешеләргә аңлатучы дөньякүләм танылган автор икән. Менә шул Кэнфилд, «мөмкин түгел, булдыра алмыйм» дигән сүзләрне кәгазьгә язып утка ташлаганнан соң, 350 укучының берьюлы озстазлары артыннан ияреп утлы күмердән яланаяк пешмичә атлап үтүләрен искә ала. Ул сүзләрне онытырга куша ул. Илдә нинди генә кризис булмасын, үзең яраткан идеаль эш табарга мөмкин, әҗәл чиреннән тыш барлык авырулардан да савыгу мөмкин, байлык теләгән һәркемгә миллионер булу мөмкин, теләсә кайсы чит телне өйрәнү мөмкин… Боларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Ике якның берсен сайлыйсың инде: я максатка омтылып таулар күчерәсең, я зәгыйфьлегеңнән зарланып, «мөмкин түгел» дигән сүздән туган депрессия чолганышында караңгы гомер кичерәсең.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү