Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

ТР Президенты Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урып-җыю вакытында төшерелгән кадрларны үз эченә алган видеоролик урнаштырган.

«Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләүчеләрнең барысын да тәбрик итәм! Эшләрегез һәрвакыт уң, табыннарыгыз мул булсын! Бәйрәм белән!» – дип язган ул.

 


Фикер өстәү