Фермер: «Адым ясагач, артка чигенү юк»

Бүген авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узачак. Бүген аларның хезмәте тиешенчә бәяләнәме? Авырлыклар алдында югалып калмас өчен аларга нәрсә ярдәм итә? Бәйрәм алдыннан әлеге җитди сорауларны Арча районының Түбән Пошалым авылында яшәү­че фермерлар, терлекчеләр әтиле-уллы Камил һәм Илназ Фатыйховларга бирдек.

Терлекчеләр династиясенең урта буыны Камил Фатыйхов белән сөйләшүне әти-әнисен искә алудан башладык. Әтисе – колхоз рәисе, әнисе терлекче булган.

– Мин үземне белә башлаганнан бирле аларны гел хезмәттә күрдем. Алар, хәзерге белән чагыштырганда, бөтенләй башка төрле эшләде. Көн саен иртәнге сәгать 4-5тә торып чыгып китәрләр иде. Әти мәрхүм: «Урак вакытында сәгать 3тә торып ферма өендә кунып йөргән вакытлар бар иде», – дип сөйли торган иде. Хезмәт көненә эшләгәннәр инде, акча түләнмәгән. «Таяк» өчен йөргәннәр. Колхоз рәисенә 5-6 капчык ашлык биргәннәр, – ди Камил абый, якыннарын искә алып.

Шулай да ул заман кешесе зарлана белмәгән, тормыштан тәм табып, күңел көрлеге белән яшәгән дип саный ул. Шуңа күрә Камил абыйның үзенең дә авыл хуҗалыгы тармагына кереп китүенә гаҗәпләнәсе түгел. Өченче класста укыганда ук меңәр баш сарык, дуңгыз көтеп үскән малай бит ул!

– Авыл хуҗалыгында мин шул чактан ук дип әйтергә дә була, – ди ул. – Институтта укыганда да җәйне авылда эшләп уздыра идек. Армиядән соң колхозга ныклап торып беректек.

Икътисадчы, баш инженер, колхоз рәисе булып эшләгәч, 1998 елда, районда беренчеләрдән булып, фермерлыкка кереп китә. Ул чагында аның кулында 65 гектар җир була. Хәзер аларның мәйданын 400 гектарга җиткерә. Үзләренең техникалары, терлекләре бар. 2 миллион сум күләмендә дәүләт гранты акчасы алганнан соң хуҗалык  тагын да күтәрелеп китә, бар көчне туплап, алар 100 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән гаилә фермасы төзиләр. Бәйгедә откан икенче грант акчасы гына килеп җитми тора икән әле. Анысын да кулга алгач, мал саннарын тагын да ишәйтү планнары белән яшиләр.

– Мин эшли башлаган елларда колхозлар таралып, техникасы югалып бетте. Без исә ничек тә техника алып, аякта басып калырга тырыштык. Үз көчебез белән каралты-куралар төзеп чыктык. Эшли башлаганда минем кебек кешеләр юк дәрәҗәсендә иде. Җир алып хезмәт юлын башлаганда, фермер дигән сүзне әйтергә оялалар иде хәтта. «Рәислектән чыккан фермер мин», – дип әйткәндә бик түбән дәрәҗәле кеше кебек кабул ителә иде. Берән-сәрән генә яңгырый торган сүз иде. Үземә агроном да, инженер да, механизатор да булырга туры килде. Колхоздан бүленеп чыгу гына да ни тора иде. Авырлыклар күп булды анысы, тик бер адым ясагач, артка чигенә торган кеше түгел инде мин. Пай җирләрен алып, акрынлап башланган эшебез булды бу, – ди ул.

Фермага килә торган 500 метр чамасы ара гына бик начар хәлдә икән. Язын-көзен үткән-сүткән машина шунда батып калып, шактый мәшәкать тудыра, ди. Планга кертелсә дә, әлеге дә баягы дәүләттә акча җитмәү сәбәпле, яхшы юл түши алмыйлар.

Хезмәт кешесенең тырышлыгы бәяләнәме бүген? Әлеге сорауны гомер буе авылда яшәгән, шул тармакта хезмәт иткән абыйга юлладык.

– Бәяләнми, дип кистереп әйтсәм, бик үк дөрес булмас, – дип җаваплады ул. – Программалар күп, ләкин аларны тагын да арттырырга кирәк. Эшләгән кешегә эше дә бар. Бары тик ялкауланды гына ул хәзер. Хәер, авылында кешесе дә юк инде аның… Калган кешеләрне бәяләмиләр, дип әйтмәс идем. Район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыкларының мөнәсәбәтләре начар түгел. Тик аларның хәзер булышырга мөмкинлекләре генә бик юк. Элеккеге район башлыклары бөтен нәрсәне үзләре хәл итә иде. Хәзер алай түгел бит. Алар хәзер калҗаны бүлеп бирүчеләр генә. Колхоз системасында район башлыгының дәрәҗәсе бик зур иде. Менә, мәсәлән, быел мин бәрәңге алыр өчен укучы таба алмадым. Көлке бит инде бу. Егерме гектар җирдәге бәрәңгене күрше авылдагы биш-алты хатын-кыз белән алып чыктык. Училищедагы балалар эш белән ныгырга тиеш бит югыйсә. Шушы сорауны да хәл итеп булмады. Бәрәңгене үстереп була аны, менә алуы читен.

Әти-әнисенең юлын дәвам иткән Камил Фатыйховның нәсел дәвамчысы – улы Илназ да авыл хуҗалыгына тартылган.

Камил Фатыйхов:

Авыл – минем өчен яшәү чыганагы. Мин башка җирдә эшләвемне күз алдына да китерә алмыйм. Хайваннарны карау, ашлык, яшелчә үстерүнең барлык серләренә төшендек. Үз эшен яраткан кешегә бик күңелле хезмәт, әлбәттә. Мин үз эшемне яратам, Аллага шөкер. Күңел биреп эшләгәнгә эшебез дә алга бара.

– Өч бала үстердек. Икесе Казанга китте. Илназ кечкенәдән минем кул арасына кереп, булышып үсте. Институтны бетергәч, Мәскәүгә дә китеп караган иде. Тик җир барыбер кире тартып кайтырды үзен. «Авылга кайтасым килә. Өйне сагындым», – дип кайтты башкаладан. Ул да, минем кебек, авыл кешесе инде. Барыбызга да авыр хезмәтебездә сәламәтлек телим. Авырлыкларга, күңел төшенкелегенә бирешмичә эшләргә язсын иде. Авылда яшәп була хәзер. Элеккеге заманда ничек кенә кыссалар да, кеше яшәде, тырышты. Хәзер эшләгән кешегә иркенлек.

2006 елда авылга кайткан Илназга эшкә керешеп китәргә авыр булмаган, чөнки әтиле-уллы бергә киңәшеп, хәбәрләшеп эшли. Әтисенә биргән сорауны кече буынга да бирдек. Аның фикере башкачарак булып чыкты:

– Безнең илдә хезмәт кешесенә хөрмәт юк, дип саныйм, – диде ул. – Югыйсә көн саен кешеләрнең табынында тора торган ризыкларны без һәм безнең хезмәттәшләр җитештерә. Сөте, каймагыннан алып чәе, виноградына кадәр. Көчемнән килсә, илдәге системаны, тәртипне төптән үзгәртер идем. Бер генә тармакта да мөнәсәбәт дөрес түгел. Шулай булуга карамастан, без планнар белән яшибез. Алга карап тормыш итәбез.

 Зөһрә САДЫЙКОВА


Фикер өстәү