Путин: РФ агросәнәгать комплексы коронавирус вакытында да тотрыклы эшләвен дәвам итте

Россия агросәнәгать комплексы хәтта коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр шартларында да тотрыклы эшләвен дәвам итте. РФ Президенты Владимир Путин «Россия-24» телеканалы эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Шуны искәртәсем килә: хәтта коронавирус эпидемиясе, чикләүләр режимы белән бәйле катлаулы шартларда да Россия агросәнәгать комплексы тотрыклы эшләвен дәвам итте», — диде ул Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлап.

Президент билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре «чын батырлык үрнәге күрсәтеп» эшләде, азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклеккә юл куймады, язгы чәчү һәм урып-җыю кампанияләрен тулы күләмдә һәм үз вакытында үткәрде.

Тармак хезмәткәрләре Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итә һәм дөньяның әйдәп баручы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән берсе буларак, РФ позицияләрен ныгыта. Аларның «югары һөнәри осталыгы, энергиясе һәм тырыш хезмәтеннән» башка агросәнәгать комплексында мондый казанышларга ирешеп булмас иде, дип өстәде ул.


Фикер өстәү