Язучы Фәйзи Галиев вафат

Язучы Фәйзи Галиев вафат булган. Аны соңгы юлга бүген озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.

«Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына күркәм сабырлык телибез», — диелә хәбәрдә.

Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый. Туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941-1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.

«Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә ­– күңелем бишеге» (1998) документаль повесть жанрындагы әсәрләр авторы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Әтнә муниципаль районының элеккеге хуҗалык җитәкчесе
Галиев Фәйзи Әхмәт улының вакытсыз үлүе сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.

 


Фикер өстәү