Укытучы хатын 4 яшьлек улын үтергән өчен кулга алынган

Полиция хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсендә дүрт яшьлек улын үтерүдә шикләнелүче мәктәп укытучысын тоткарлаган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

43 яшьлек хатын үз фатирында улын колготки белән асып куйган. Ире бу вакытта өйдә булмаган, ул калган өч балалары белән саф һавада йөрергә чыгып киткән булган

Хатын-кыз баласын ни өчен үтергәннен аңлата алмаган. Хәзер психологик-психиатрия экспертизасы үткәреләчәк. Полиция хезмәткәрләре укытучының элек психиатрда исәптә торуы турындагы мәгълүматны тикшерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.  Ана кешегә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү