Чигү остасы Разыя Рамазанова: «Башлыктан да курчак ясап була»

Күңел күзе белән карасаң, иске башлыктан да, кәгазь тартмадан да күз явын алырлык курчаклар, әкияти сыннар ясарга була. Югары Мәлем авылыннан чигү остасы Разыя Рамазанова әнә шундый нәфис дөньяда яши.

– Берьюлы берничә эш башкарам. Үзем аш-су белән кайнашам, күзем почмактагы тартмага төшәргә мөмкин. Күңелдә аннан бик матур ваза туа. Биредә эшне бер төрле итәм дә күңелдә яралган матур әйберне ясарга керешәм.


Алар – биш туган. Газета укучылар Разыя апаның энесе – сандыклар ясаучы Рәйхат абый белән таныш инде. Гаиләдә иң олысы – Разыя апа. Үзенең осталыгын ул әнисеннән күрә:
– Әниебез мендәр тышларын, сөлгеләрне бик матур чигә иде. Без аннан өйрәндек. Кич утырып, үзебезгә бирнә малы әзерләдек. Мин үземнең өч кызымны да бирнә әзерләп кияүгә бирдем. Мендәр тышлары, алъяпкыч, килен сөлгеләре сорап, хәзер дә киләләр. Кул җылысы иңгән әйберләрнең беркайчан да модасы чыкканы юк аның.
Разыя апа тасмалардан бик матур чәчәкләр ясый. Сорап килүчеләр байтак, ди. Купшы көнбагышлар гөлләмәсе 1000 – 1300 сум тора. Ләкин апабыз хакын үзе сорап ала белми.


Ул безне чигүле яулык, алъяпкычлар бәйләп, чиккән сөлгегә чәкчәкләрен куеп каршы алды. Хуҗабикә фикеренчә, кунакны өйдәге киемнән каршы алу аны хөрмәт итмәү була. Кул эшләре белән таныштырганда, үзенең шигырьләрен дә сөйләде. Берсеннән-берсе матур эшләр белән танышкач, бу кадәр иҗат дәрте каян килә, дип сорамый булдыра алмадык. «Таянычың булмаса, матурлык күзгә күренми», – ди Разыя апа. Аның гаиләсендә барысының да кулларыннан гөл тама, барысы да бер-берсенә терәк була белә. «Ирем дә дөньяны минем күзләр белән күрә», – ди чигү остасы.

 


Фикер өстәү