Дизайнер Диана Забродина: «Ремонт ясаганда  идән, ишек һәм сантехниканың сыйфатлысын сайларга кирәк»

Җәйге ял вакыты – ремонт ясау өчен иң кулай чор. Балалар каникулда, көннәр озын, кибетләрдә җиһаз һәм төзелеш материалларына ташламалар да хәйран вакыт. Ремонт ясалган бүлмәләрне рәхәтләнеп тәрәзә ачып җилләтеп, киптерергә була. Җәйге ремонтны нидән башларга? Бу уңайдан укучыларыбызны кызыксындырган иң актуаль сораулар белән дизайнер Диана Забродинага мөрәҗәгать иттек.

Ремонтны нидән башларга? Ни генә дисәң дә, ремонтны иң элек дизайн проект төзүдән башларга кирәк. Уңышлы ремонтның нигезе ул. Бу бер-ике атнада гына башкарыла торган эш түгел. Ремонт эшләрен кайдан башларга дигәндә, планировканы үзгәртәсе булса, иң элек сүтәсен сүтеп, яңа бүлмәләр бүләргә кирәк. Алга таба диварлар штукатурлана, идән тигезлисе булачак. Штукатурдан соң электр чыбыклары сузыла. Түшәм бераз соңрак эшләнә.

Ишекләрне кайчан куярга? Бүлмәара ишекләр дизайн-проект эшләгәндә үк сайлана. Аларның төсе, формасы, кайсы якка ачылачагы да шунда тәгаенләнә. Стеналар штукатурлангач, идәннәр тигезләнгәч, ишекләр үлчәнә. Ишекләрне заказ биреп эшләткәндә, аларның катлаулыгына карап, өч айга кадәр дә көтәргә туры килергә мөмкин. Шуңа күрә ишек сайлауны алданрак хәстәрләргә кирәк. Әмма ул иң соңыннан – ремонт тәмамланганда гына куела. Ишек куяр алдыннан стеналар буялган, обойлар ябыштырылган булырга тиеш. Хәзер сатуда яшерен монтажлы ишекләр дә очрый. Мондый төр ишекнең тартмасы ремонт башында ук куелырга тиеш. Ишек төсенә килгәндә, хәзер ул интерьердагы теге яки бу әйбергә туры килергә тиеш дигән таләп юк. Мисал өчен, нейтраль төстәге дивар, кәнәфиле бүлмәдә ишеккә басым ясарга мөмкин. Ишекләрне дивар төсенә туры китерү дә уңышлы булачак. Бөтен бүлмәгә бер төрле ишек сайламыйча, һәркайсына төрле-төрлене куйсаң да яхшы. Һәрхәлдә, соңгы арада бу алым да популярлаша бара. Плинтуслар өчен дә аерым таләп юк. Аларны идәнгә дә, диварга да туры китерергә мөмкин.

Обой сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Обой – бүлмәгә ямь өстәүче элемент. Җәен ябыштырган обой икеләтә тизрәк кибә. Бу эшне кыш көне башкарганда, батареяләрнең – кайнар, йорттагы дымлылык дәрәҗәсенең түбән булуы аркасында, обойга сыланган җилем ябыштырганчы ук кибәргә өлгерә. Кәгазь обой сайлаган булсагыз, бигрәк тә кыен булачак. Мондый шартларда алар тигез ябышмый, эчендә һава калып куба да башлый. Ничек кенә булмасын, кәгазь обой сәламәтлек өчен иң куркынычсыз булып санала. Балалар бүлмәсенә дә, гадәттә, кәгазь обой ябыштыралар. Мондый төр обойлар тар була. Шунлыктан аларны ябыштыру да мәшәкатьлерәк. Бәясе ягыннан да кыйммәткәрәк чыга. Сыйфатлы винил обойлар да зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Әмма һава үткәрмәве аркасында мондый обой астында гөмбәчекләр пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә артык дымлы бүлмәгә винил обой ябыштырырга киңәш ителми. Әлеге төр обойның арзанлы аналоглары һавага бензол, стирол кебек зарарлы матдәләр бүлеп чыгара ала. Йокы бүлмәләренә флизелин обой ябыштырырга киңәш ителә. Алар һаваны яхшы үткәрә. Аны юып булуы белән дә уңайлы. Обой сайлаганда тагын берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Обойны исеме билгеле, танылган җитештерүчедән генә алырга тырышыгыз. Ялган товарга юлыкмас өчен обойны эре төзелеш кибетләреннән генә сатып алыгыз. Обой ябыштырганда саклык чараларын кулланырга онытмагыз. Җилем, мастика, стена тигезләүче чараларга акча кызганмагыз. Сәламәтлек кадерлерәк!

Ремонт озакка сузылмасын өчен ни эшләргә? Ремонт озакка сузылмасын дисәң, иң элек яхшы, ышанычлы эшчеләр бригадасын табарга кирәк. Үзем штукатурлыйм, үзем обойлыйм, сантехниканы да үзем ялгыйм дип, фәлән бәягә бөтен эшне берүзе башкарып чыгарга вәгъдә иткән осталарга ышанмагыз. Беренчедән, берүзе генә булгач, ул ремонтны бик озак ясаячак. Шуңа өстәп әле эшенең сыйфат ягы да аксаячак. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Яхшы дизайнер да – уңышлы ремонтның нигезе. Ул ремонтның, ахыр чиктә, нинди нәтиҗәгә китерәчәген тулысынча күз алдына китерә. Эшне дә әнә шушы нәтиҗәгә китергәнче, бөтен нечкәлекләрен истә тотып, ремонт эшләрен башыннан ахырына кадәр озата барачак. Юрганыңа карап аягыңны сузарга кирәклеген дә онытмаска кирәк. Ремонт айларга, хәтта елларга ук сузылмасын дисәң, бу эшне башкару өчен тиешле күләмдә акчаң булу да шарт. Кешенең үзенең дә ремонтны тиз арада бетерергә омтылуы кирәк.

Ремонт ясаганда нәрсәгә акча кызганырга ярамый? Ремонт ясаганда, иң мөһиме,  идән, ишек һәм сантехника сыйфатлы булырга тиеш. Аларга акча жәлләргә ярамый. Ник дигәндә, идән бик тиз сафтан чыга. Шуңа күрә ул иң сыйфатлы материалдан эшләнергә тиеш. Ишекләр бүлмәгә затлылык өсти. Сантехниканың ни өчен сыйфатлы булырга тиешлеген аңлатканда бер мисал китерәм. Менә сез бик затлы, кыйммәтле ресторанга килдегез, ди. Кул юарга кергәч, анда иң арзанлы юынгычлар куелган булса, бу урын турында фикерегез тамырдан үзгәрәчәк, аннан тизрәк китәсе генә киләчәк. Ресторанның купшылыгы да күзгә күренмәячәк. Безнең очракта да шул ук хәл. Арзанлы сантехника, бердән, яңа ремонтның затлылыгын киметә. Моннан тыш ул бик тиз сафтан чыгып, аны якын арада алмаштырырга да туры киләчәк. Бүлмәдәге яктылык чыганакларына да акча кызганырга кирәкми.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү