Татарстан буенча Роспотребнадзор: «Сабантуй бәйрәмендә битлек кию мәҗбүри»

Татарстандагы Сабантуй бәйрәмендә битлек режимы гамәлдә булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

– Социаль дистанцияне саклау катлаулы булганда битлек кию – мәҗбүри. Шулай ук коронавирустан вакцина ясатмаган кешеләргә, антитәнчекләре булмаганнарга, куркыныч янаган төркемгә караган кешеләргә бәйрәм килмәскә киңәш ителә. Ягъни, 65 яшьтән узган, коронавирустан прививка ясатмаган кеше өчен Сабантуй күңел ачу урыны түгел. Бу чир йоктыруы куркыныч булган урын, – диде Марина Патяшина.


Фикер өстәү