Татарстанда янгында биш айлык бала белән ана үлгән

Татарстанның Балык Бистәсе районында агач йорт янган. Янгында биш айлык бала һәм аның әнисе һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Кичә кичке бишләр тирәсендә Анатыш авылында янгын турында хәбәр итәләр. Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндереп, йорт эченә керә. Биш айлык малай мәетен бик тиз табалар. Аннары аның 27 яшьлек анасының мәете дә табыла.

Янгында 49 яшьлек хатын да имгәнгән, ул мәрхүмә хатынның анасы. Аны табиблар хастаханәгә алып киткән.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү