Бер шәһәрдә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен яңа чикләүләр керткәннәр

Ростов-на-Дону администрациясе 2020 елның 14 октябреннән шәһәр территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча өстәмә чикләүләр кертәчәк. Ярышлар уздыру тыелачак, массакүләм мәдәни чаралар эше вакытлыча туктатылачак, диелә Администрация сайтында бастырылган карарда.

«Ростов-на-Дону шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау өчен өстәмә чикләүләр кертергә. Шәһәр һәм район дәрәҗәсендәге спорт ярышларын үткәрүне тыю. Мәдәни-массакүләм чаралар (гражданнар катнашында ял итү, күңел ачу, тамаша һәм башка чаралар) үткәрүне вакытлыча туктатып торырга кирәк», — диелә администрация башлыгы вазифаларын башкаручы Юрий Овчинников имзалаган документ текстында.


Фикер өстәү