Ябыла гына күрмә, мәктәп! Әти-әниләрнең язгы тәҗрибәгә әйләнеп кайтасы килми

Мәгариф түрәләре өйдә уку булмаячак дип тынычландырса да, әти-әниләр рухи яктан онлайн укытуга әзерләнә башлады. Бүген Казанда 8 сыйныф ябылган, республика буенча төгәл саннар әлегә билгеле түгел. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) онлайнга укытуга күчә икән, дигән хәбәр дә күпләрнең йокысын качырды. Татарстанда көзге каникуллар вакыты үзгәрми: 2 – 8 ноябрьгә билгеләнгән.

Узган атна ахырында Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетның (КАИ) дистанцион укытуга күчерү турында хәбәр таралды. Санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, вуз шундый адымга барырга булган. Уку йортына студентларның белеме белән беррәттән сәламәтлеге дә мөһим. Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калу җиңелрәк. Мөгаллимнәр практик дәресләр, семинарларны онлайн оештырачаклар.
Республикада санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле матбугат очрашуында журналистлар әлеге яңалык турында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонинадан сорады.
– Роспотребнадзор мәктәпләр, көллият, вузларга ябылырга карар бирә алмый. Моны уку йортлары җитәкчелеге хәл итә. КАИда вазгыять тыныч, – диде белгеч. – Анда моңа кадәр коронавирус белән ике студент, бер мөгаллим авырган иде. Алар терелде, башка авыручылар юк. Вазгыятьнең катлаулануын күрмибез. Ни өчен онлайн укытуга күчүен вуздан сорагыз, – диде ул.
Матбугат очрашуыннан соң газетабыз хәбәрчесе КАИның уку йортының мәгариф эшчәнлеге һәм тәрбия эше буенча проректор Алексей Лопатин белән элемтәгә керде.
– Башка елларның көз аендагы кебек үк авыручылар саны шактый иде. Коронавирус түгелме икән дип шикләнгән идек. Әмма анализлар расланмады. Быел барысы да авыруларга җитди карый, шуңа күрә без дә уяулык күрсәттек. Хәзер барысы да яхшы. Җомга көнне онлайн дәресләр саны артуын әйткән идек, әмма беркем дә дистанцион укытуга күчәргә җыенмады, – дип ачыклык кертте Алексей Лопатин. Кыскасы, КАИ гадәттәгечә эшләячәк. Имеш-мимешләр күп булса да, башка уку йортлары да студентларны мөгаллимнәр каршысына утыртып белем бирә.
Мәктәпләргә килгәндә, Любовь Авдонина Татарстанда уку-укыту гадәти режимда дәвам итүен әйтте. ОРВИ башлану сәбәпле, Казанның 4 мәктәбендә 8 сыйныф карантинга ябылган. Бу – укучыларның 20 проценты авырый дигән сүз. Татарстанда тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк. Мәгариф оешмаларында ковид белән авыруның 52 очрагы теркәлгән. 11әр студент һәм укучы, 30 укытучы чирләгән. Бүген 27 кеше табиб күзәтүендә кала. Министрлык Роспотребнадзор белән берлектә вазгыятьне көн саен тикшереп тора, салкын тиеп авыру очраклары аркасында күпме баланың һәм сыйныфның дистанцион укуга күчүен күзәтә.
Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов мәктәпкә баручы һәрбер кешене – укучыларны да, укытучыларны да сәламәтлек саклау органнары кушкан саклык чараларын үтәргә чакыра.
– Соңгы вакытта кайбер төбәкләрдә авыручылар саны артты. Бүген мин мәгариф системасы тулысынча эшли дип әйтә алам. Төбәкләр арасында каникулларны күчерергә теләүчеләр дә бар. 100дән артык мәктәп ябылса да, укучылар онлайн белем ала. Бу – 0,27 процент, – ди Сергей Кравцов.
Компьютер янында укытучы булырга туры килгән әти-әниләрнең күбесе язгы укуларны куркыныч төш кебек искә ала. Коронавируска бәйле вазгыять үзенә күрә сабак та бирде. Теләсә дә, теләмәсә дә, әти-әниләр: «Укытучылар, мәктәп кенә эшләп торсын», – дияргә мәҗбүр. Бүген берәү дә үткән тәҗрибәнең кабатлануын теләми. Шулай да, йә бүген, йә иртәгә балаларны дистанцион укуга күчермәгәйләре дип шүрләүчеләр аз түгел. Барыннан да бигрәк сабыйлары беренче сыйныфка барган әти-әниләр борчыла.
– Онлайн укыта башласак, Аязны кем укытыр? Әтисе ерак юллардан кайтып керми, мин исә язу-сызу эшеннән бушый алмыйм. Әби-бабайларыбыз да юк. Компьютер төймәсен кабыза белмәгән сабый ничек итеп инглизчә өйрәнер? Уку башланганнан бирле шуны уйлыйм, – ди Казанда яшәүче Гөлия ханым.
Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар сәламәтлеге илкүләм медицина тикшеренү үзәге белгечләре дә, читтән торып уку сәламәтлеккә файдалы түгел, дигән нәтиҗәгә килгән. Өйдә уку укучыларның 83 процентының психикасына тискәре тәэсир иткән. Аларның 41 проценты үзендә көчсезлек тойса, 42 проценты депрессия кичергән.
– Үзизоляция өлкәннәрдә генә түгел, балаларда да киенренкелек тудырды. Беренчедән, аларның көндәлек режимы үзгәрде. Укырга бала мәктәпкә барса, ял итсә, дәресләр әзерләсә, читтән торып уку бу тәртипне бөтенләй үзгәртте. Организмга җайлашырга туры килә, ә ияләшү – үзе бер стресс. Өй эшләренең күп булуы да укучыларның хәлен катлауландырды. Мәктәптә алар тәнәфескә чыкса, онлайн белем алуга күчкәч, укырга да, өй эшен дә эшләргә туры килде. Аралашуда да кыенлыклар килеп чыккан, – ди психолог Любовь Романова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү