Казанда ташчылар һәм ашчылар җитми

Сентябрь ахырына Казанда 32 мең 701 эшсез кеше теркәлгән. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 10 мең тирәсе кеше эшкә урнаштырылган. Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» утырышында әнә шундый мәгълүмат җиткерделәр. Башкаланың мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Филиппова сүзләренә караганда, беренче квартал нәтиҗәләре буенча эш эзләп аларга 4 меңнән артык кеше килгән. Ә аннан соңгы айларда, пандемия белән бәйле рәвештә, мөрәҗәгатьләр саны арткан һәм сентябрь ахырына 45 меңгә җиткән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Казанда җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәсендә 16 мең актуаль вакансия бар. Гөлнара Филиппова әйтүенчә, бигрәк тә штукатур, маляр, ташчы, пешекче, троллейбус йөртүче, полиция хезмәткәре, инженер кебек һөнәрләргә ихтыяҗ бар. «Эш бирүчеләр эшче белгечлекләре буенча квалификацияле кадрлар белән кызыксына. Ә вакытта хезмәт базарында шундый хәл күзәтәбез: эшкә урнашу турында уйламыйча, белем алалар. Шуның аркасында кайбер тармакларда кадрлар артык күп».


Фикер өстәү