Банк карталарын җыеп ятуның нинди куркыныч тудыруы хакында кисәткәннәр

Банк карталарын җыйдың-җыйдың да, сумкаңның бер почмагына салып оныттың түгел. Карталарны даими барлап-күзәтеп торырга, алар белән эшләргә кирәк. Юкса көтмәгәндә генә штрафлар чәпәп куюлары яки процент түләтүләре ихтимал. Бу хакта “Прайм” агентлыгына “Финанс белән идарә итү югары мәктәбе” белгече Михаил Коган сөйләгән, дип хәбәр итә “Известия”.

“Банк картасы буенча хезмәт күрсәтү бәясенә, кешбэкларны кире кайтару лимитына, аларның гамәлдә булу вакытына бигрәк тә игътибарлы булу шарт. Мисалга, карта буенча хезмәт күрсәтү бәясенә түләү өчен анда акча калмаса, штраф түләтергә мөмкиннәр”, – дигән ул. Белгеч әйтүенчә, кайбер очракларда  кешбэкның да (аеруча кайбер товарларга гына кагылганда) файдасы булмавы ихтимал. Бөтен вакытыгыз ни өчен акчагызның берникадәр өлешенең кире кайтарылмавын ачыклау белән генә үтәргә мөмкин, дигән ул.

Моннан тыш, Коган сүзләренә караганда,  смс-хәбәрләр өчен комиссияләр, шулай ук кредит карталары буенча ташламалы чорлар турында да онытмаска кирәк. Юкса, әлеге дә баягы, штраф чәпәүләре яки процент түләтүләре ихтимал. Шул ук вакытта банк картасыннан “тере” акча алган өчен яки акча күчергән өчен дә комиссия алулары бар икән әле.

Шунысы та бар – банк карталарын күпләп җыю алар буенча хезмәт күрсәтү чыгымнары үсү белән беррәттән, кредит бирүдән баш тартуларына да китерергә мөмкин, дигән белгеч.

 


Фикер өстәү