Пенсияне банк картасында саклаучылар акчасыз калырга мөмкин

Әгәр пенсионер ярты ел дәвамында банк картасыннан бер тиен дә акчасын алмый икән, аңа пенсиясен түләүне туктатырга мөмкиннәр. “Финанс белән идарә итү югары мәктәбе” белгече  Михаил Коган “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип сөйләгән.

Белгеч әйтүенчә, картадагы акчаны тотмау пенсионерның дәүләт түләвеннән башка  гына да яши алуы турында сөйли. Әмма бу аның башка шәһәргә күченүен яки вафат булуын да аңлатырга мөмкин. Бу очракта дәүләт кирәкмәгәнгә акча тота булып чыга. Әлегә Пенсия фонды үзенә тиешле хәбәр җиткермәгән килеш, боларны белә алмый. Ник дигәндә, дәүләт функцияләре тулысынча автоматлаштырылып бетмәгән әле, дигән белгеч.

 


Фикер өстәү