Җырчы Рузилә Хәертдинова: «Миннән икенче Флера Хөрмәтова ясамакчылар иде…»

Кеше турындагы беренче фикер гел ялгыш була, ахры, ул? Җырчы Рузилә Хәертдиновага да бер белмәгән кешеләрдән «җилбәзәккә охшаган», «иренә салынып яшидер ул» сүзләрен еш ишетергә туры килә икән. Ә ул бөтенләй андый түгел: һәр нәрсәгә үз фикере, сәхнәдә – үз юлы. Хатын-кыз бераз булса да үзен үзе кайгыртырга тиеш дигән фикердә ул.

– 30 яшьлек юбилеегызны билгеләп үткәнсез. Беренчедән, шушы күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз! Бик яшь күренәсез. Сере нидә? Табигыймы, әллә профессионалларга мөрәҗәгать итәсезме?

– Рәхмәт! Сере гади аның – мин тормыштан канәгать! Хатын-кызның күңеле тыныч булса, йөзенә чыга, диләр бит. Аллага шөкер, бернидән дә зарланмыйм. Шушы канәгатьлек, җан тынычлыгы кыяфәтемдә дә чагылыш табадыр.

– Матурлык турында сөйләшүне дәвам итеп, үзегезне ничек формада тотасыз? Бәлки, берәр ризыктан тыеласыздыр яки спорт ярдәм итәме?

– Җиде-сигез еллар элек мин бөтенләй башка төрле идем. Менә ул чакта, яшь күренәсең, диючеләр һич булмады, киресенчә, 40 яшьләрне бирәләр иде. Шуннан соң дөрес туклана башладым. Теләсә нәрсә ашамаска тырышам, ашасам да, аннан ашказанын ял иттерәм. Бик күп итеп су эчәм. Иртәм ике-өч стакан су эчүдән башлана. Ипи, камыр ризыкларын ашамыйм. Аларның зыяны сәламәтлеккә дә тия. Ә спорт белән шөгыльләнергә вакытым юк: болай да һәрвакыт кая да булса чабам мин.

«Кызым миннән дә үҗәтрәк…»

– Инстаграмдагы язылучыларыгыз белән сез татарча аралашасыз. Җырчылар арасында бу сирәк күренешкә әйләнеп бара. Тормышта, гаиләгез белән  татарча сөйләшәсезме?

– Сөйләшми мөмкин түгел: кечкенә чагымны гел авылда уздырдым, 11 нче сыйныфка кадәр татар гимназиясендә укыдым, гаиләдә дә русча сөйләшергә ярамады. Әби-бабай, әти-әни, мәктәп тәрбиясенең йогынтысы бу. Русча сөйләшкәндә (әле хәзер дә шулай), татар акцентым сизелә. Элек кимсенә, ояла идем. Әти-әниемнең дә татар мәктәбенә биргәннәренә үкенгән чаклары булды, чөнки Казанга күченгәч, университетта укыганда авыр булды. Хәзер татар телендә  сөйләшә белүем белән горурланам. Өйдә татарча сөйләшәбез, ирем – татар егете. Тик кызыбыз гына белеп бетерми. Татарча аңлый, русча җавап кайтара.

«Инстаграмда да, сәхнәдә дә тормыштагы кебек мин: гади, эчкерсез. Кайчак Гүзәлия (Рүзилә Хәертдинованың продюссеры. – ред.) шул эчкерсезлегем өчен сүгеп тә ала. Язылучыларыма мөрәҗәгать иткәндә уйнамыйм, башка образга кермим».

Кызыгыз Ясминәнең холкы нинди? Үзегез бик үҗәт кеше. Сезгә охшаганмы, әллә әтисенәме?

– Холкы буенча миңа охшаган, ул да бик үҗәт. Миннән дә үҗәтрәк. Аның көчле энергиясе, менә шул үҗәтлеге тормышта югалып калмаска ярдәм итәр, Алла боерса. Аның кечкенәдән шундый булуына бик шатланам.

 «Миннән икенче Флера Хөрмәтова ясамакчылар иде…»

Үҗәтлек дигәннән, каян килә ул? Кечкенәдән шундыймы сез? Әллә тормыш шундый булырга өйрәттеме?

– Кечкенә чактан киләдер ул. Мин кеше сүзен тыңламый идем, үземнекен эшләдем. Бар нәрсәне дә җиренә җиткереп башкарырга ярата идем, хәзер дә шулай. Тормышта булган начар һәм яхшы хәлләр дә чыныктырды, дөньяга карашны үзгәртте. Шул кечкенә тәҗрибәләр үҗәтлегемне үстерде генә.

«Куркам, дисәң, гел куркып яшәргә туры килә инде. Уйларның чынга ашу гадәте бар бит. Курыкмыйм, дисәң, үз теләгәнеңә ирешәсең».

– Бер әңгәмәдә Казанга баян күтәреп килүегез турында әйткән идегез. Үз тәҗрибәмнән дә әйтәм, өйрәнү өчен бер дә җиңел уен коралы түгел. Кызлар өчен бигрәк тә. Кайчаннан бирле уйныйсыз һәм ни өчен баянны сайладыгыз?

Әйе, музыка факультетының беренче курсына килгәндә, әни белән Минзәләдән «попутка»да баян күтәреп килдек. Килгәч, Казан урамнары буйлап күтәреп йөрдек шуны. Аның каравы имтиханда егетләр, сәнгать көллиятен тәмамлаучылар арасыннан иң югары баллны миңа бирделәр. Кызыксына башлавыма килгәндә, белеме булмаса да, баянда әти яратып уйный. Өченче класста укыганда, әни музыка мәктәбенә, баян классына бирде. Университетта укыганда, миннән икенче Флера Хөрмәтова да ясамакчылар иде.

Хәзер кулга алгалыйсызмы баянны?

– Хәзер бик сирәк уйныйм, онытылып та бара. Шулай да, бармакларым Рамил Курамшин көйләрен әле дә хәтерли. Элек бик яратып башкара идем мин аларны.

«Акылым үзем белән»

– Танылуыгызда Гүзәлиянең өлеше зур булуын искәрткән идегез. Продюсер белән эшләүнең тагын нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

– Продюсер белән эшләү 90 процентка яхшырак, минемчә. Дөрес, продюсерың нинди кеше була инде. Кемдер үз ягын, акча ягын гына карый, кемдер артистны «сата», продукт буларак кына күрә. Гүзәлия белән эшли башлавыма Аллаһыма рәхмәтлемен. Фәрештәм сыман ул минем. Гүзәлия матди якны түгел, беренче чиратта, сыйфат ягын кайгырта.  Продюсер буларак кына түгел, тормышчан киңәшләре белән дә ярдәм итә.

– Аралашканда бик җитди кешегә охшагансыз. Ә сәхнәдә сез – башка төрле. Сәхнә образы  уйлап табылган образмы? Әллә киенү рәвешегез шундыймы?

– Үземне шул образда уңайлы хис итәм, классиканы яратмыйм мин. Образларымны үзем тудырам, күңелем ятканны гына киям. Стилистларга мөрәҗәгать иткәнем юк. Шушы образларымны күрәләр дә җилбәзәк кыз дип уйлыйлар. Чынында алай түгел: акылым үзем белән. Мин бит әле әни кеше, усал әни! Бәлки, усал хатындыр да. Монысы чама белән инде.

«Мине танысыннар әле, дип, сәхнәдә әллә ниләр уйлап чыгарырга җыенмыйм. Татар эстрадасына бер-береңә охшарга тырышу хас. Кайберәүләр, мәсәлән, башкаларны күреп, сәхнәдә сикерә башлый. Алай кирәкмидер. Халык сизә бит ул: сәхнәдә дә үзең булып калганны ярата. Үз юлыбыз бар, кешенекен карамыйбыз, башкаларга охшарга тырышмыйбыз. Бәлки, тамашачыны шул да җәлеп итәдер.»

– Иҗаттан тыш та һөнәрләрегез бар дип беләбез. Бу матди якны кайгыртумы, әллә һаман шул бер урында утырып тора алмауга кайтып каламы?

– Эшсез торганым юк, Аллага шөкер. Быел бизнес белән шөгыльләнә башладым, үз кибетем бар. Челтәрле бизнестан да читтә түгел. Монда икесе дә бардыр: матди ягын да кайгыртмый мөмкин түгел, холкым да шундый. Ат елында туганмын, эштән энергия, ләззәт алам. Иргә генә дә салынып яшәп булмый, хатын-кыз бераз булса да үзен үзе кайгыртырга тиеш дип уйлыйм. Бүген бәхетле булуда акчаның роле зур бит. Матур киенәсе, тәмле ашыйсы килә. Иҗатта да сыйфат ягын кайгыртабыз. Кыскасы, уңайлы, рәхәт тормышта яшәү өчен эшлибез.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

Рузилә Хәертдиновадан ПП-СЫРНИК рецепты:

– 1 кап эремчек

– 1 йомырка

– бер чеметем тоз

– манный

– подсластитель

Эремчек, тоз, йомырка һәм подсластительны блендер ярдәмендә туглыйбыз (алай иткәндә, сырникларыбыз тагын да йомшаграк чыга). Кулга ябышмый башлаганчы, манный салып, камырны әзерлибез. Кулда гына кечкенә түгәрәкләр ясап,  майлы табада кыздырабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

 


Фикер өстәү