Татарстанның “Кама диңгезе”ндә экстрим-парк пәйда булачак

Республиканың “Кама диңгезе” пляжы территориясендә экстрим-парк төзү эшләре төгәлләнеп килә. Проектны тормышка ашыру өчен барлыгы 80 миллион сум акча тотылган. Бу хакта Лаеш районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Муниципаль берәмлекнең “Кече шәһәрләр” федераль программасы кысаларында 45 миллион сум күләмендә грант откан. Бу акча да яңа иҗтимагый киңлекне булдыруга җибәреләчәк. Экстрим-паркта памп-треклар, скейтпарк, велосипедчылар һәм җәяүлеләр сукмаклары, волейбол һәм стритбол уены мәйданчыклары, воркаут зонасы, амфитеатр, һава сулап, ял итеп йөрү өчен япмалы мәйданчык та эшләнеләчәк икән.

Моннан тыш 2021 елда Лаеш районында туристлык инфраструктурасын яңарту күздә тотыла. Аерым алганда, яңа кунакханәләр төзү, “Кама диңгезе” комлыгына килүчеләр өчен парковка мәсьәләсен хәл итү күздә тотыла. Республиканың зур предприятиеләре әлеге проектның инвесторларына әйләнергә мөмкин.

 

.


Фикер өстәү