Кичә 66 яшендә талантлы журналист, театр тәнкыйтьчесе, «Звезда Поволжья» газетасының оештыручысы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов арабыздан китеп барды. Ковид эләктереп, хәле катлауланып, башкалабызның 7 нче хастаханәсендә яткан булган.
Аның болай да шикәр чире бар иде, 2011 елда йөрәгенә операция булды. Берничә ел элек, шикәр чире азып, аяк бармагын кистеләр. Шуңа карамастан, күпме аралашып, беркайчан да аның зарланганын ишеткән булмады. Киң карашлы, хөр фикерле, чын зыялы кеше иде мәрхүм. Сине кайда шулай тәрбияләделәр, дип сорагач: «Мин үзем Саровта, икенче төрле әйткәндә, Арзамас-16 шәһәрендә туганмын (Нижгар өлкәсе). Академик Сахаров безнең күрше урамда гына яшәде. Мин шул мохиттә, ирекле иҗади бәхәсләр кайнап торган тирәлектә үстем. Саров ул чагында атом-төш коралы ясалган, уйлап табылган урын иде. Аннан Казанга күчеп кайткач, нишләп монда хокук яклаучыларның Хельсинки төркеме оешмады икән, дип аптырадым. Университет шәһәрендә бәхәсләшү мәйданы бик кысан, тар булуы бик сәер», – дип җавап биргән иде ул.
Менә шул бәхәсләшү мәйданы булыр дип үз газетасын оештырды да инде ул. Анда урыс милләтчеләре дә, татар милләтчеләре дә иркенләп уй-фикерләрен җиткерә, урамда, аудиториядә түгел, нәкъ менә газета сәхифәләрендә кызып-кызып, хәтта кайчагында ярсып-ярсып тарткалаша иде. Ике тарафның да фикере яңгырагач, өстән, югарыдан матбугат мәйданын күзәтеп торучылар газетага әллә нинди катгый дәгъва белдермәде. Татар журналистлары аны яратып, үз итеп «урысча яза торган чын татар зыялысы» дип йөртә иде. Бу бер дә гаҗәп түгел. Әнисе Ләлә апа (туксан биш яшьтә вафат булды) ягыннан биш буын бабасы муллалар булган, әтисе Рәкыйп абзый ягыннан күбесе – укытучы-мөгаллимнәр. Зыялылык аң-белемгә омтылудан гына түгел, каннан да килә.
Без, совет хакимияте заманында туганнар, газетаны соңгы, дүртенче битеннән укып өйрәнгән. Рәшит Әхмәтов газетасын алуга иң әүвәл беренче биткә, баш мәкаләгә күз төшә иде.
«Звезда Поволжья» туксанынчы, ике меңенче елларда иң укыла торган газеталарның берсе булды. Аның беренче биттә биргән автор колонкасы бик тирән анализга корылган мәкаләләр иде. Гомумән, бу газетаның егерме еллык якты тарихы бар дип әйтергә мөмкин. Татарстанның бәйсез матбугатын үстерүгә ул җитди өлешен кертте. Бүгенге көндә ул иң талантлы журналистларның берсе иде», – диде безгә, кайгылы хәбәрне җиткергәч, сәясәт фәннәре докторы, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Шул ук вакытта Рәшит абый үз газетасын бәйсез дип түгел, объектив басма дип санады, гомумән, газетаны «җәмгыять адвокаты» дип исәпләде, сүз иреген даими алга куеп килде. «Газетамның һәр саны укучыны чак кына булса да акыллырак итсен иде, дигән максат куеп яшим. Кеше көндәлек тормыштан аерылып, як-ягына карасын, әйләнә-тирәгә күз салып, мөстәкыйль фикерли башласын иде», – дип әйтергә ярата, җәмгыятьтәге күренешләргә тирәнтенрәк карарга чакыра иде.
«Рәшит абый бик принципиаль кеше иде. Барыбызны да тәнкыйтьләде, бервакытта да үз фикереннән чигенмәде. Күтәргән мәсьәләсен яхшы белгәнгә, курыкмыйча сөйли иде. Беркайчан беркем алдында да «койрык болгамады». Тәнкыйть сүзе әйтсә, аны төрле яклап нигезли иде. Шуңа күрә аңа хөрмәтем бик зур. «ЗП»да һәрвакыт милләтебез фәлсәфәсе, сәясәте, милли идеологиябез ташкын булып ургылды. Бу газета милләтебезне кайгыртып яшәгән кешеләрне берләштереп, җыеп торды, яңа фикерләргә этәргеч бирде, – дип җылы хисләр белән искә алды аны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа Гасыр» телекомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов.
«Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова да Рәшит Әхмәтовның бакыйлыкка күчүен авыр кичерүен җиткерде. «Татарстан, Россия журналистикасы, гомумән, республикабыз, халкыбыз өчен зур югалту бу. Бик үзенчәлекле кеше иде. Ул Татарстанның дәүләт статусын үстерү, татар милләтен саклау кебек җитди сәяси мәсьәләләрне актив күтәреп килгән бик шәп газета чыгарды. Ул кыю, сирәк очрый торган шәхес иде. Бөтен җаны, тәне белән республикабызга хезмәт итте. Татарстан җәмгыятен үстерү өчен гаять әһәмиятле булган җәмәгатьчелек фикерен формалаштырырга тырышты. Улы Русланның зур кайгысын уртаклашам. Газета чыгуын дәвам итәр дип өметләнәм. Чөнки аның үз укучылары, авторлары бар. Мондый газета Татарстанга бик кирәк», – дип белдерде ул.
Шуны да әйтеп китү тиештер: сәясәттән тыш, аның иң яратып язган темасы театр тормышы иде. Әгәр ул иҗтимагый-сәяси газета чыгармаса, һичшиксез сәхнә тормышын сүтеп җыючы басма нәшер иткән булыр иде. «Мөгаен, мин сәясәткә дә сәяси театр дип карый торганмындыр. Мин кеше эшчәнлеген бүлгәләп карамыйм. Теләсә нинди эшчәнлектә югары сәясәт тә, сәнгать тә бар», – дип әйткән иде ул бу уңайдан «ВТ»да басылган тәфсилле әңгәмәсендә. «Ходай каршына ак йөз, пакь намус белән барыйк… Әгәр мөселман элитасы, югары культура булдыра алмасак, Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйраз бик тиз килеп җитәчәк. Милләт ул – югары культура, әхлак, зыялылар», – дип тәмамлана ул әңгәмә. Бу юллар хәзер Рәшит Әхмәтовның васыяте булып яңгырый.
Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озату мәрәсиме бүген «Татмедиа» бинасының «Идел-пресс» бинасы ягында, сәгать 10да була.
Мәрхүмне башкалабызның Иске Татар зиратында, әнисе янында җирләячәкләр.
Рәшит Минһаҗ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat