Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен Кайбыч районы үзәк хастаханәсендә вакытлыча госпиталь ачылачак. Бу хакта инстаграмда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбәр итте.
«COVID-19 йоктырган авыруларга медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү өчен якын көннәрдә «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпиталь эшли башлаячак», — дип хәбәр иткән ул.