Груша агачы ник ярыла?

Сарман районыннан бер ир-ат, шалтыратып, үтенечен җиткерде. Күрәсең, элемтә начаррак булып чыкты, үзе безне ишетмәде. Шуңа күрә исем-фамилиясен дә белә алмадык. Абзый, и, булмады инде, дип сүзен тәмамлады. Ул: «Быел грушаларның кәүсәләре, ботаклары ярылды, нишләтергә дә белмәдек.

Бакчачы Фарсель Зыятдиновтан шул хакта белешә алмассызмы?» – дигән иде.
Фарсель Зыятдинов, бакчачы:
– Агачларның кабыгына гадәттә март аенда зыян килә. Чөнки бу вакытта төннәрен бик салкын, ә көндезләрен кояш кыздыра башлый. Температураның кискен үзгәрүеннән үзагач белән кабык арасындагы камби катламы зыян күрә. Нәтиҗәдә кабык кабара һәм шартлап ярыла башлый. Әйтергә кирәк, бу вакытта агачлар күбрәк кояш кыздырудан зарарлана. Шуңа күрә иртә язда, март аенда ук агачларны агартырга, урыны белән кәүсәне, ботакларны бәйләп куярга да кирәк.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү