Йоклаганда гырлаучылар коронавирусны  5 тапкыр авыррак кичерүләре билгеле

Бик каты гырлап йоклаучылар  коронавирусны 5 тапкыр авыррак кичерергә мөмкин. Бу хакта “Известия” яза.

Галимнәр COVID-19 йоктырган 305 сырхау буенча тупланган мәгълүматларны өйрәнеп, гырлау белән чирләү арасындагы элемтәне ачыклаган. Нәкъ менә шул гырлауның, кешенең яшенә, җенесе, гәүдә авырлыгына, гипертония, астма, йөрәк авыруыннан интегү-интекмәвенә бәйсез рәвештә, чирнең көчәю ихтималын арттыруы билгеләнгән.

Гырлаучы кешеләрдә канның кислород белән баетылуында кимчелекләр һәм хроник ялкынсынулар күзәтелә. Бу исә, үз чиратында, тромблар хасил булу куркынычын арттыра икән.

Шуңа күрә, галимнәр фикеренчә, табиб ковид-19 йоктырган кешенең гырлавы-гырламавын, һичшиксез, белеп торырга  һәм тиешле чаралар күрергә тиеш.


Фикер өстәү