Гырламаган балаларның яхшырак укуын ачыклаганнар

Немец галимнәре йоклаганда гырлаучы укучылар белән аларның мәктәптәге уңышлары арасында турыдан-туры бәйләнеш булуын ачыклаган.

Йоклаганда гарлауны: “Баланың баш миенә кислород бик аз күләмдә килә, шуңа күрә алар мәктәп фәннәрен бик начар үзләштерәләр”, – дип аңлата педиатрия шифаханәсе профессоры Эккехарт Падис. Гырлау сулыш алуны чикләгәнлектән, кеше организмына үпкәдән керә торган кислород җитми башлый. Бу исә баш миенә эшләргә комачаулый. Шуңа да илледән артык чирнең барлыкка килүенә сәбәпче булып тора икән. Шулай да аларның күбесе, гырлауның үзе кебек үк, дәвалауга бирелә. Гырлаудан дәваланган балаларның мәктәп билгеләре дә ике баллга күтәрелгән.


Фикер өстәү