Казанда Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар

Бүген «Татмедиа» ишегалдында җәмәгатьчелек күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе, нәшир Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озатты. Журналистны озатырга язучылар, журналистлар, галимнәр, артистлар, «Звезда Поволжья» газетасының яратып укучылар килгән иде.

Хәзер «Звезда Поволжья» газетасын аның улы Руслан чыгарачак һәм газетаның иртәгә чыгасы номеры Рәшит Әхмәтов турында истәлекләрдән торачак. Бу хакта мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасимендә аның улы Руслан әйтте.

Рәшит Әхмәтов Яңа татар бистәсе зиратына җирләнде.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү