Татарстанда 11 яшьлек малай әнисенең банк картасыннан 120 мең сум акчасын урлаган

Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатынның банк счетыннан 120 мең сум акча юкка чыккан. Ул бу хакта кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре акчаларны компьютер уеннарына түләү өчен күчерүләрен ачыклаган. Тиздән алар әлеге акчаларны кем алуын да белгән. Карак зыян күрүченең 11 яшьлек улы булып чыга.

Мәктәп укучысы браузерда сакланган банк картасының түләү мәгълүматлары белән куллана. Әлеге мәгълүматны аның әнисе үзе интернет-сатып алу вакытында керткән була. Акча алыну турындагы смс-хәбәрләрне малай бетереп барган.


Фикер өстәү