Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны арткан

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 38 очрагы теркәлгән. Өч очрак читтән кертелгән, ә калганнары авыручылар белән контактта булу сәбәпле йоккан. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте.

Хәзерге вакытта сигез пациент хастаханәдә, 30 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр арасында, аларның саны тәүлек эчендә 17гә җиткән. Коронавирус йоктыручылар арасында өч бала да бур.

Казан тәүлек эчендә коронавирус йоктыру буенча беренче урында — барлыгы 32 кешедә табылган.

Пандемия башланганнан соң, Татарстанда 7 мең 692 кеше коронавирус йоктырган.


Фикер өстәү