16 октябрь  ниләр белән тарихта калды?

Бөтендөнья азык-төлек көне

Бу истәлекле дата БМО ның  Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы конференциясе резолюциясе нигезендә 1979 елда оештырыла.

Босс көне

1958 елдан бирле билгеләнеп килә. Бу бәйрәмне үткәрү идеясе Америкадагы бер иминиятләштерү компаниясенең секретаре Патриция Харовскига килә.  16 октябрь көне очраклы гына сайланмый.  Патриция  әтисенең офисында эшли,  нәкъ шул көнне  аның туган көне дә була. Бүген Босс көнен Америкада гына түгел, Бөекбританиядә, Австралиядә һәм Көньяк Африкада билгеләп үтәләр.

Беренче тапкыр эфирда

55 ел элек (1962)  “Юность» радиостанциясе беренче тапкыр эфирга чыга.  Аны күренекле бард Юрий Визбор оештыра.  Тапшыруларның беренче авторлары Юрий Визбор, Ада Якушева, Максим Кусургашев була. Алар айга уртача 90 сәгать эфирга чыгалар.  1980 нче елларда “Юность» туры эфирда эшли башлаучы   радиостанцияләрнең берсе була.  1990 елда аңа аерым ешлык, 1995 елда гомумроссия статусы  бирелә. Ни кызганыч, 2014 елда “Юность» ташыруы эфирга чыкмый башлый.

Фашистларга – хөкем карары

71 ел элек (1946) Нюрнберг хөкем карары тормышка ашырыла.

Фашистлар  Германиясенең төп җинаятьчеләре   суд каршына баса. Суд процессында  400дән артык ачык  утырыш үткәрелә. 116 шаһиттән сорау алына. 300 меңнән артык хат, 3 меңгә якын документ тикшерелә.  12 җинаятьче үлем җәзасына тартыла.  Хөкем карары 1946 елның 16 октябрендә тормышка ашырыла.

Наркозлы операция

171 ел элек (1846)  медицина тарихында беренче тапкыр наркоз кулланылган операция үткәрелә.  Бостондагы Массачусет госпиталендә   хирург Джон Уоррет   Гилберт Эббот  исемле  пациентының  муендагы шешен алу буенча операция ясый.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү