Арзанлы ипотека бирү вакыты озайтыла

Татарстан ташламалы – 6,5 процентлы ипотека бирү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлыкка чыккан.

Октябрь башына алынган мәгълүматларга караганда, безнең республикада 3,5 меңнән артыграк (Россия буенча барлыгы – 86 меңнән күбрәк) ташламалы ипотека кредиты бирелгән инде. Билгеле булганча, мондый мөмкинлек апрель аенда пәйда булды һәм ул 1 ноябрьгә кадәр гамәлдә калырга тиеш иде. Россия Президенты Владимир Путин исә ташламалы ипотеканы киләсе елның 1 июленә кадәр озайтырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү