Республика клиник хастаханәсендә 39 тапкыр бөер һәм бавыр күчереп утыртканнар

Ел башыннан бирле Республика клиник хастаханәсе табиблары 26 тапкыр – бөер һәм 13 тапкыр бавыр күчереп утырту буенча операция ясаган.

РКБда хәтта пандемия чорында да мондый операцияләр туктатып торылмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. «Коронавируслы сырхаулар бик күп кабул ителүгә карамастан, бездә планлы һәм чиктән тыш ашыгыч медицина ярдәме даими эшләп килә», – дип аңлаткан РКБ баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин. Сүз уңаеннан, хастаханәдә сырхауларга бөер күчереп утырту – 2015 елдан, бавыр күчереп утырту буенча операцияләр 2018 елдан ясала башлаган.


Фикер өстәү