Акчалата ярдәм итү сервисы эшли башлавы турында ялган хәбәр таралды

Татарстан Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы интернет киңлекләрендә Россия халкына акчалата ярдәм итү сервисының эшли башлавы турында ялган мәгълүмат таратылуын хәбәр итә.

Фейк хәбәрләр авторлары әйтүенчә, акча алу өчен http://ru24tv.info/http://ru24tv.info порталында теркәлергә кирәк. Теркәлгәч, янәсе, акча 10 минут эчендә күчәчәк. «Дәүләт хезмәтләре порталы» администрациясе имзалаган мондый хәбәрләрнең ялган булуын белдерәбез. Мондый платформа юк», – диелә министрлык хәбәрендә. Моңа кадәр интернет челтәрендә Татарстанда, коронавирус аркасында, янәсе, яңа чикләүләрнең кертелүе һәм ниндидер волонтерларның наркотиклы битлекләр өләшеп йөрүе турында ялган хәбәрләр пәйда булган иде.


Фикер өстәү