Интернет аша товар сатып алу күләме 1,5 тапкыр аркан

Быел Россиядә интернет аша сатылган товар күләме 1,5 тапкыр артып, 3 триллион сумга җиткән. Республикада ярты ел эчендә әлеге күрсәткеч 15 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанның Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында сөйләде.

Аның әйтүенчә, онлайн сатуларның 19 процентка үсүе инде узган елда ук күзәтелгән. Быел исә, интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе вәкилләре әйтүенчә, үсеш тагын да тизрәк темпта бара. «Быелның 1 гыйнварына гомуми сәүдә әйләнешендә интернет аша сату өлеше – 6 процент, ягъни ил буенча 2 триллион сум чамасы тәшкил иткән. Нык үсешле төбәкләрнең берсе – Татарстанның 7-8 бюджеты күләмендәге акча бу», – диде бизнес-омбудсмен.

Ул шулай ук республикада бигрәк тә Казан халкының интернет аша товар сатып алуга мөкиббән китүен искәрткән. Аерым алганда, пандемиягә бәйле үзизоляция чорында республика башкаласында яшәүче һәр 10 кешенең берсе үзенә кирәкле әйберләрне даими рәвештә интернет аша гына юнәткән. Гомумән, Казан халкы Россиядә иң актив интернет-сатып алучыларга әйләнгән.


Фикер өстәү