Samsung концерны рәисе вафат

Якшәмбе көнне Сеул хастаханәсендә Samsung концерны рәисе Ли Гон Хи вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Yonhap агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Ли Гон Хи 2014 елда йөрәк өянәге кичергәннән соң бик каты авырган. Аңа 78 яшь иде.

Ли Гон Хи 1987 елда Samsung Group концерны рәисе итеп билгеләнә. 2016 елда Forbes журналы аны Көньяк Кореянең иң бай кешесе дип атый. Басма мәгълүматлары буенча, 2020 елның октябренә аның байлыгы 20,9 миллиард доллар тәшкил иткән.


Фикер өстәү