14 яшьлек кыз бәби тапкан һәм сабыен суыткычка тыгып куйган

Новосибирски өлкәсендә 14 яшьлек яшүсмер үзенең яңа туган баласын үтергән.

Фаҗига бер авылда була. Балигъ булмаган кыз бала тууын яшерергә теләгән. Бала тудырганнан соң ук ул сабыйны суыткычка салып куйган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә «Регион онлайн».


Фикер өстәү