«Яңа ел турында уйларга иртәрәк»

Бер атналык тәнәфестән соң очрашу. Хөкүмәт йортындагы брифингта журналистлар белән сөйләшү бу юлы коронавируска гына бәйле түгел иде. Тик анысы да берничек тә читтә кала алмый.

Җомга көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан аграр университетының Механикалаштыру һәм техник хезмәт институты юбилее уңаеннан тантанада катнашачак. Әлеге институт 70 еллыгын билгеләп үтә. «Рөстәм Миңнеханов үзе дә бу уку йортын тәмамлаган кеше буларак, тантанадан читтә кала алмый. Ул укытучылар, студентлар белән очрашачак, чарада дәүләт бүләкләрен тапшыру да каралган», – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстанда янә «Ярдәм янәшә» хәрәкәте эшчәнлеге башланды. Хәер, волонтерларның хезмәттән туктаганы да юк. Әмма коронавирус инфекциясе таралуга бәйле, бу эшне тагын да көчәйтеп җибәрү ихтыяҗы бар. Моны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искәртте.
– 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләрнең җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәүләре сорала. Шуңа да Татарстанда «Ярдәм янәшә» акциясе кабат башланып китте. Ялгыз, өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булганнарга дару һәм азык-төлекне өйләренә китерү каралган, – дип аңлатты Лилия Галимова. Гаризаны «кайнар линия» телефонына шалтыратып калдырырга була. Номеры: 8 (800) 200-34-11.

Кафе-рестораннар кичен дә эшли. Әлегә Татарстан Роспотребнадзор тәкъдим иткән таләпне үтәргә ашыкмый. Исегездә булса, төнге 11дән иртәнге 6га кадәр аларның эшләве чикләнгән иде.
– Әгәр үзгәрешләр булса, аны хәбәр итәчәкбез. Әлегә без элеккечә эшлибез, – диде Лилия Галимова.

Сәламәтлек саклау тармагы хастаханәләрне кирәкле дарулар белән тәэмин итүдә проблема күрми. Лилия Галимова әйтүенчә, бу сорауны министрлык контрольдә тота. «Дарулар запасы бар. Моңа өстәп, республикада резервта 1200 ятак урын бар. Чир йоктыручылар саны артса, алты сәгать эчендә аларны кулланышка кертергә мөмкин булачак», – диде ул.
Яңа ел мәҗлесләре турында уйларга иртәрәк әле. Хәзерге вазгыятьтә бигрәк тә.

– Вазгыять көн саен үзгәреп тора. Эш урыннарында корпоративлар оештыру мәсьәләсе оператив штабның бөтенләй әһәмияткә ия булмаган сораулары рәтендә тора. Белгечләрнең бар игътибары инфекция таралуны киметүгә юнәлгән, – диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү