Каникул – саклану өчен: балаларның ялы ничек узачак?

2 ноябрьдә укучыларның көзге каникулы башлана. Татарстанда аны озынайтырга җыенмыйлар. Пандемия сәбәпле, җәй көне мәктәп яны лагерьлары эшлә­мәсә, көзен исә 743 лагерь ачылыр дип көтелә. Балаларның ялы ничек узачак?

Балалар азрак авырый

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдергәнчә, каникулны озынайту мәсьәләсе каралмый.

– Бездә зурлар белән чагыштырганда, балалар арасында чирләү очраклары 10 тапкыр кимрәк. Балаларның коронавирус йоктыруына килгәндә, аларның нибары 3-4 проценты гына чирли. 1 сентябрьдән Татарстанда 37 укучы COVID-19 инфекциясен ияртсә, укытучылар арасында чир йоктыручылар 111гә җитте, – диде Любовь Авдонина.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укучыларны читтән торып укытуга күчерү планлаштырылмавын әйтте. «Авыру балалар саны күп димәс идем. Алар бар, әлбәттә. Хәзер грипп, ОРВИ вакыты бит. Укытучылар да, әти-әниләр дә авырый. Әмма мәгариф системасында хәлләр кискен түгел. Мәктәпләрдә укыту процессы оештырылган, укучылар шөгыльләнә. 31 октябрьдә мәктәпләрдә Сәламәтлек көне узачак», – ди Илсур Һадиуллин.

46 мең бала – лагерьда

Любовь Авдонина каникул барлык профилактик чараларны күздә тотып оештырылачак дип искәртте. Җәйге каникулда шәһәр читендәге лагерьларда отрядларда балалар саны яртысыннан артмаса, мәктәп яны лагерьларында мондый таләп куелмый. Отрядлар арасында чаралар үткәрү тыела. Бер отряд – бер бүлмә принцибы буенча эшләячәкләр. Балаларны иртән тикшереп кертәчәкләр. Дезинфекция чаралары шул килеш кала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, мәктәп яны лагерьларында 46 меңнән артык бала ял итәчәк. Күпчелеге ишекләрен 2 ноябрьдә ачарга планлаштыра. Тук­лану өчен әти-әни түләве 190 сумны тәшкил итә. Шулай ук театр, цирк, күргәзмәләргә барган очракта өстәмә акча кирәк булырга мөмкин. Өч тапкыр ашату каралган. Барлык мәктәп яны лагерьлары Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп ачыла, районнарга да белешмәләр җибәрелгән. Әйтик, Азнакай районында 13 мәктәп яны лагере эшләячәк. Аның 10ысы – Азнакайда, 3есе Актүбәдә ачылачак. Биредә ял итәргә 1 меңгә якын бала язылган. Өлкән сыйныфлар өчен «Акыллы каникул» проекты булдырылган, башкаларга сәламәтләндерү, спорт, иҗади юнәлештә һәм башка кызыклы чаралар тәкъдим ителәчәк. Балаларны ике тапкыр тукландыру каралган.

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренә караганда, соңгы елларда беренче тапкыр мәктәп яны лагерьларының көзге сменасы оештырылачак. 157 мәктәп базасында 14 меңгә якын бала ял итәчәк. Биш көн дәвамында балалар сәгать 3кә кадәр, кизү төркемнәрендә 6га кадәр шөгыльләнәчәк. Юллама бәясе – 858 сум. Ата-ана түләве бу сумманың 15 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта балалар бюджеттан 143,26 сумга өч тапкыр туклану белән тәэмин ителәчәк.

Көзге каникул чорында шәһәр балалары өчен «Казан – яшь гражданнар шәһәре» укыту-танып белү бердәм программасы оештырылачак. Аның кысасында имин балачак, яхшылык һәм явызлык темасына, ­ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына һәм Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелүгә багышланган чаралар узачак.

– Лагерьларга йөрмәгән балалар өчен Казан белем бирү порталының «Нескучные каникулы» бүлеге өйдә шөгыльләнергә мөмкин булган мастер-класслар белән тулыландырылачак, – ди Ирек Ризванов. Көзге каникул чорында штат режимында өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк, анда мәктәп укучылары өчен интеллектуаль һәм иҗади чаралар планлаштырылган. Моннан тыш, укучылар укытучылар, әти-әниләр белән берлектә мәктәп укучылары музейларга, күргәзмәләргә, спектакльләргә һәм кинотеатрларга йөриячәк.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү