Лимон: дәва да, тәмләткеч тә

Лимон согы. Ризык әзерләгәндә аңа лимон согы кушсагыз, ул бары тик тәмлерәк булачак. Аш-суыгызга тоз җитешмәгән очракта да, лимон кисәген сыгып салырга киңәш ителә.

Майонезга алмаш. Лимоннан салатларга кушар өчен менә дигән тәмләткеч әзерләп була. Моның өчен лимон согы, бераз гына бал һәм зәйтүн мае кирәк булыр. Барысын да кушып, бердәй масса итәбез дә салатларга кушып ашыйбыз. Кибет майонезы турында уйлап та карамассыз!

Дару. Лимон белән имбирне бергә куллануның сәламәтлек өчен файдалы булуын яхшы беләбез. Грипп, салкын тиеп авырулар чорында болар катнашындагы эчемлекләр аеруча файдалы.

Паста. Тиредәге зарарлы токсиннарны чыгару өчен лимон пастасын кулланырга була. Лимон согы һәм куркуманы бергә кушып, бердәй массага әйләнгәнче болгатасы. Шушы массаны иртән ач карынга кабып куярга кирәк.


Фикер өстәү