«Халык контроле»нә өч яңа категория буенча мөрәҗәгать барлыкка киләчәк

«Халык контроле» системасында «Каты коммуналь калдыклар» юнәлеше буенча өч яңа категория барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзер халык территорияләрне төзекләндерү, Торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башкалар белән бәйле 64 категория буенча фикерләрен калдыра ала», — диелә хәбәрдә.

«Каты коммуналь калдыкларны чыгару» категориясендә республика халкы каты көнкүреш калдыклары тулып ашкан контейнерлар, аларны вакытында чыгармау яки каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы бозылу турында хәбәрләр урнаштыра алачак.

«Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү» категориясендә контейнерлар булмау яки җитмәү, контейнер мәйданчыкларын булдыру яки җыештыру, чүп контейнерларының СанПин нормаларына туры килмәве һ. б. турында хәбәрләр кабул ителә.

«Каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр өчен түләү» категориясендә гражданнар калдыкларны чыгару хезмәте өчен түләү мәсьәләләре буенча гаризалар калдыра ала.

Модератор булып Татарстан Төзелеш министрлыгы тора. Гаризаны урнаштырганда гражданнарга төгәл адресны күрсәтергә кирәк.


Фикер өстәү