Республикада 45 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 45 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Аларның икесе чирне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җиде кеше хастаханәгә салынган, 38 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр — 1
18 дән 30 — 5
30 дан 50 — 26 га кадәр
50 дән 60 -6
60 тан 70 — 5
70 тән 80 — 1
80 нән 90 — 1

География:
1. Казан — 34
2. Алексеевский — 1
3. Әлки районы — 1
4. Әлмәт — 2
5. Буа — 2
6. Биектау — 2
7. Чүпрәле — 1
8. Нурлат — 1
9. Питрәч — 1

Республикада инфекция тарала башлаганнан бирле барлыгы 8,4 меңнән артык кеше авырды, 7,5 меңнән артык кеше терелде, шул исәптән 46сы — узган тәүлектә.


Фикер өстәү