Казанда бер ай эчендә 25 меңнән артык кеше битлек режимын бозган

Октябрьдә Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын бозган 25,7 меңгә якын пассажир, шулай ук 100дән артык кондуктор ачыкланган. Рейдлар барышында кулланучылар базары предприятиеләрендә якынча 27,5 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта башкала мэриясе порталы хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәү мәсьәләсен контрольдә тотарга һәм республика һәм федераль хакимият органнары хезмәткәрләре белән уртак эшне дәвам итәргә чакырды.

Октябрьдә Татарстан башкаласында шәһәр җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составының 15 мең берәмлеге тикшерелгән, барлык транспорт предприятиеләре һәм маршрутлары контрольдә тотылган. Битлексез 25 мең 693 пассажир ачыкланган.

Шуның белән бергә кондукторлар тарафыннан битлек режимын бозуның 104 очрагы ачыкланган. Аларга карата дисциплинар чаралары күрелгән: 28 кеше премиядән мәхрүм ителгән, 55 кондуктор шелтә бирелгән, 21 кондуктор кисәтүләр алган.


Фикер өстәү