Дөнья коронавирус пандемиясенең югары ноктасында тора дип белдерделәр

Дөнья коронавирус пандемиясенең критик этабын кичерә, киләсе берничә айда вазгыять катлаулы булачак, дип хәбәр иткән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичка.

«Глобаль кисештә без пандемиянең критик этабында торабыз, бигрәк тә төньяк ярымшарда», — диде Вуйнович.

Ул искәртеп узганча, коронавирус белән авыручылар саны артуын дәвам итә, соңгы вакытта үлемнең яңа очраклары тотрыклы калган иде.


Фикер өстәү