Коронавирусның җиңел формасы белән авыручылар колак авыртуга зарлана

Коронавирус белән зарарлану симптомнары арасында кайвакыт колакларның ишетми башлавы да очрый. Бу хакта «РИА Новости» белән әңгәмә вакытында Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, әлеге симптом бик сирәк очрый. 172 пациентның 31ендә шундый билге ачыкланган. Шул ук вакытта авыруның җиңел формасы булган пациентларның 12% ы колак ишетмәүгә зарланган.

Шулай ук эксперт билгеләп үткәнчә, бу симптом ОРВИ йоктырган вакытта да очрарга мөмкин. Пшеничная берничә көн дәвамында колакларга ишетми, шулай ук авырту барлыкка килгән очракта кичекмәстән табиб-отоларингологка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.


Фикер өстәү