«Игелекле Казан» бөтенроссия хәйрия форумы кичектерелә

28 ноябрьдә узарга тиешле «Игелекле Казан» бөтенроссия хәйрия форумы 2021 елга күчерелде. Мондый карарны, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимен исәпкә алып кабул ителде. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум ел саен Татарстан башкаласында республика һәм илнең социаль тирәлеген яхшырту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен йөзләгән хәйрия проектлары җитәкчеләрен җыя. Быел чара «Хәйриячелекне үстерү өчен импульс буларак пандемия» слоганы астында узарга тиеш иде. Бу турыда «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы хәбәр итә.

«Безгә, әлбәттә, кызганыч, әмма бүген барыбызга да акыл белән карарга һәм киңәш-тәкъдимнәрне үтәргә кирәк», — дип белдерде «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев.

Форум яңалыклары һәм «Игелекле Казан» ның башка инициативалары турында социаль челтәрләрдә яки проектның рәсми сайтында күзәтеп барырга мөмкин


Фикер өстәү